ЯҢАЛЫКЛАР


24
июнь, 2023 ел
шимбә

Сарманда Яшьләр көне билгеләп үтелде.
Район башлыгы Фәрит Хөснуллин активистларны районның яшьләр сәясәтен тормышка ашыруга керткән шәхси өлешләре өчен бүләкләде. Бәйрәм ВИА - Хит Кавер төркеме чыгышы белән дәвам итә.

Бүген Даулы болын мәйданында " АГРОСИЛА «холдингы коллективларының традицион җәйге корпоратив бәйрәме - Сабантуй узды.

Кадерле яшьләр, хөрмәтле сарманлылар! Яшьләр көне уңаеннан котлыйм! Республикабызда, районыбызда яшьләрнең тормышын, ялын нәтиҗәле, файдалы итеп оештыру өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Киләчәк сезнең кулда. Шуңа күрә сыйфатлы белем алырга, тырышып эшләргә омтылыгыз. Бәйрәм белән тагын бер кат чын күңелдән тәбрик итәм, укуыгызда һәм эшегездә зур уңышлар телим. Алга куйган максатларга һәрвакыт ирешергә, бердәм булып һәм матур итеп яшәргә язсын. Күңелләрегездә изгелек, мәхәббәт, дәрт сүрелмәсен. Сәламәт, бәхетле булыгыз.


23
июнь, 2023 ел
җомга

22 нче июнь көнне Россиядә Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелә. Бу көнне 1941 елда Бөек Ватан сугышы башлана, ул ил тарихында иң канлы һәм җимергеч булып санала. Шул уңайдан Үзәк ял паркында «Ржев» исемле хәрби фильм күрсәтелде.


22
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Сарманда «Хәтер шәме» акциясе үтте
Бүген бөтен ил буенча «Хәтер шәме» акциясе үтә. Ул Бөек Ватан сугышы башлануга 82 ел тулуга багышлап оештырыла.
Район Үзәк ял паркында узган чарага район халкы, оешма-предприятиеләр коллективлары чыктылар. Һәркемнең кулында Хәтер шәме яна иде. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев әлеге акциянең әһәмияте турында сөйләде, батырларның истәлеге мәңге яшәячәген ассызыклады. Бер минут тынлыктан соң батырлар истәлегенә салынган мемориал янында Хәтер шәмнәре кабынды.

Бүген капиталь төзелеш һәм ремонт объектларын әйләнеп чыктык.

Буген Петровский Завод авылында яшэуче Талипова Тәбрия Гильфан кызы узенен 90 яшьлек юбилеен билгелэп утэ.

Бүген Сарман авылында яшәүче Хәниф Хәсән улы Хәсәновка 90 яшь тулды. Юбилярны район Башлыгы Фәрит Хөснуллин котлады, Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

     22 июньдә илебез Хәтер һәм кайгы көнен билгеләп үтә.  Бүген Җәлил поселогында Ватанны саклаучылар истәлегенә митинг узды.

      Бер минутлык тынлык һәм Дан мемориалына чәчәкләр салу белән катнашучылар Бөек Ватан сугышы кырларыннан әйләнеп кайтмаганнарны искә алдылар.

Буген Петровский Завод авылында "Россия суы" ботенроссия акциясе уткэрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International