«Хәтер шәме»

2023 елның 22 июне, пәнҗешәмбе

Сарманда «Хәтер шәме» акциясе үтте
Бүген бөтен ил буенча «Хәтер шәме» акциясе үтә. Ул Бөек Ватан сугышы башлануга 82 ел тулуга багышлап оештырыла.
Район Үзәк ял паркында узган чарага район халкы, оешма-предприятиеләр коллективлары чыктылар. Һәркемнең кулында Хәтер шәме яна иде. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев әлеге акциянең әһәмияте турында сөйләде, батырларның истәлеге мәңге яшәячәген ассызыклады. Бер минут тынлыктан соң батырлар истәлегенә салынган мемориал янында Хәтер шәмнәре кабынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International