ЯҢАЛЫКЛАР


12
июнь, 2023 ел
дүшәмбе

Азалак авыл җирлегендә Сабан туйлары гөрләп үтте. Авыл жирлеге башлыгы Габдулгазизов Илгизәр Габдулкаюм улы, “Шәфкәт” хаклыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Мөхлисуллина Ландыш Зөфәр кызы авыл халкын һәм кайткан кунакларны бәйрәм белән котладылар. Аннары чара программасында балалар һәм өлкәннәр өчен төрле уеннар һәм конкурслар оештырылды. Авылыбызның кунаклары һәм талантлары үзләренең дәртле җырларын бүләк иттеләр. Бәйрәм бик күңелле булды. Чарада катнашучыларга, шулай ук оештыручыларга рәхмәт белдерәбез. Барыгызга да нык сәламәтлек, гаилә иминлеге телибез

10 июн коннеЧукмарлы авыл җирлегендә милли бэйрэм сабантуй үтте.Сабантуй-халкыбызның иң яраткан бәйрәмнәренең берсе, хезмәт, шатлык һәм бәхет бәйрәме. Анда халыкның матур гореф-гадәтләре, җырлары, биюләре бер-берсенә үрелеп бара. Чукмарлы авыл җирлегендә Сабантуй бәйрәме үтте. Безнең авылдан гына түгел, ә якын-тирә авыллардан да бирегә авыл җирлегеннән туып-үскән кешеләр, шулай ук төрле шәһәрләрдән кунаклар килде. Сабантуй - ул милли үзенчәлекле бәйрәм генә түгел, ә яхшы дуслар, сыйныфташлар, туганнар очрашуы да. Чукмарлы авыл җирлеге башлыгы И.Х.Хадиуллин бәйрәм белән котлады. Иң мавыктыргыч чара, әлбәттә, милли көрәш, ул күпләрне мәйдан үзәгендә берләштерде.. Узган бәйрәм барлык катнашучыларга һәм кунакларга онытылмаслык тәэсирләр калдырды, күңел күтәренкелеге, энергия һәм игелекле эшләргә уңай кәеф бүләк итте

Зур Нөркәй авылында Сабантуй гөрләп үтте.

Хөрмәтле район халкы һәм кунаклары!

Сабантуй көннәрендә без бөтен ил белән бергә төп дәүләт бәйрәмен – Россия көнен билгеләп үтәбез. Ул күпмилләтле халыкның бердәмлеген һәм Ватанга тугрылыкны, ил өчен горурлыкны һәм ватандашларның казанышларын символлаштыра.

Илнең иминлеге – төбәкләрнең уңышлы үсеше. Бүген Татарстан Республикасы – бөтен дөньяда танылган куәтле сәнәгать, фәнни-техник һәм интеллектуаль потенциалы булган территория. Татарстан көчле Россия төзелешенә зур өлеш кертә, илебезнең терәк төбәге булып тора.

Республикабызны үстерүдә, Россиянең социаль-икътисади иминлеген ныгытуда безнең казанышларыбыз, Сарман районының кадерле кешеләре дә бар. Көндәлек хезмәтләре белән район үсешенә ярдәм иткән, җәмәгать тормышында актив катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерәм.

Бу бәйрәм көнендә сезгә сәламәтлек, бәхет, игелек һәм иминлек телим!


11
июнь, 2023 ел
якшәмбе

Бүген Җәлил бистәсендә Сабантуй бәйрәме үтте. Бәйрәмдә Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасы коллективы актив катнашты, тәрбиячебез Җәлил бистәсе башлыгының рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Бүген, Югары Чыршылы авылында, Сабантуй бәйрәме узды. Кунакларны авыл җирлеге башлыгы Камалетдинов И. Н., РФ Пенсия фондының Сарман районы идарәсе җитәкчесе Харисов А.М котладылар.

11 нче июньдә Җәлил бистәсе мәйданында милли Сабантуй бәйрәме узды. Бәйрәмдә тантаналы шартларда Сарман муниципаль районы башлыгы гранты белән республика олимпиадалары призерлары һәм аларны әзерләгән укытучылар бүләкләнде. Моннан тыш, "Җәлил гимназия"се директоры Булатова Гөлнара Назыйф кызы мәгариф системасында күпьеллык һәм нәтиҗәле хезмәте, үсеп килүче буынны укыту, тәрбияләү эшенә зур шәхси өлеш керткәне өчен һәм татар халык бәйрәме - Сабантуй бәйрәме уңаеннан Сарман муниципаль районы Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Барыгызны да котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!

Шәрләрәмә авылында татар милли бәйрәме Сабантуй узды.

     Бүген Җәлил поселогы мәйданында зур әхлакый һәм мәдәни мәгънәгә ия булган Сабантуй бәйрәме узды.

      Җәлил халкын һәм кунакларны Сарман муниципаль районы башлыгы Хөснуллин Ф.М., Сарман муниципаль районы «Җәлил шәһәр тибындагы поселок» муниципаль берәмлеге башлыгы Кәримов Р. А. сәламләделәр.

     Хезмәттә аерылып торган хезмәткәрләр Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

     Бәйрәмне спорт ярышлары һәм халык уеннары дәвам итте. Концерт мәйданчыгында бер-бер артлы һәвәскәр артистлар һәм поселок кунаклары чыгыш ясый. Әлегә кадәр Сабантуй «батыры» исеме өчен милли көрәш бара.

     Барлык спонсорларга, Сабантуй татар милли бәйрәмен оештыручыларга чын күңелдән рәхмәт белдерәсебез килә, аларга ныклы сәламәтлек һәм гаилә иминлеге телибез.

                                                               

                                                          Җәлил поселогы башкарма комитеты

Кичә Петровский Завод авылында милли Сабантуй бәйрәме узды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International