Балалар сабантуе 2023
Сабантуй-халкыбызның иң яраткан милли бәйрәмнәренең берсе, хезмәт, шатлык һәм бәхет бәйрәме. Александровка авыл җирлегендә Сабантуй бәйрәмнәре үтте. Безнең авылдан гына түгел, ә якын-тирә авыллардан да бирегә авыл җирлегеннән туып-үскән кешеләр, шулай ук төрле шәһәрләрдән кунаклар килде. Сабантуй - ул милли үзенчәлекле бәйрәм генә түгел, ә яхшы дуслар, сыйныфташлар, туганнар очрашуы да. Авыл халкын һәм кунакларны бәйрәм белән авыл җирлеге башлыгы Вафин И.Ф. котлады.
Сабантуй-халкыбызның иң яраткан милли бәйрәмнәренең берсе, хезмәт, шатлык һәм бәхет бәйрәме. 11 июньдә Яңа Имән авыл җирлегендә Сабантуй бәйрәмнәре үтте. Безнең авылдан гына түгел, ә якын-тирә авыллардан да бирегә авыл җирлегеннән туып-үскән кешеләр, шулай ук төрле шәһәрләрдән кунаклар килде. Сабантуй - ул милли үзенчәлекле бәйрәм генә түгел, ә яхшы дуслар, сыйныфташлар, туганнар очрашуы да. Авыл халкын һәм кунакларны бәйрәм белән авыл җирлеге башлыгы Гараев Р.Ф. , Агрофирма җитештерү комплексы белән идарә итүче Гараев Р.Ф ., ТР Сарман муниципаль районы финанс-бюджет палатасы рәисе Зиятдинова Л.Ш. котладылар. Айгиз Ахметов һәм аның иҗатташ дуслары бәйрәмгә ямь өстәделәр. Ильназ Гималетдинов һәм аның төркеменең чыгышында халык яратып карады. Узган бәйрәм барлык катнашучыларга һәм кунакларга онытылмаслык тәэсирләр калдырды.
Саклаубаш авыл җирлегендә Сабантуй бәйрәмнәре гөрләп үтте. Бәйрәмдә халык бик актив катнашты
Ләшәү Тамак авыл җирлегендә милли “Сабантуй” бәйрәме узды
Рангазар авыл җирлегендә милли “Сабантуй” бәйрәме узды
Мортыштамак һәм Колмәт авылларында Сабантуй бәйрәмнәре гөрләп үтте. Авыл җирлеге башлыгы Һадиуллин Илдар Нил улы авылдашларны, кайткан кунакларны бәйрәм белән котлады. Программада балалар һәм өлкәннәр өчен күңелле уеннар, конкурслар күп иде. Кунаклар һәм авылыбыз талантлары үзләренең дәртле җырлары белән бәйрәмгә ямь өстәделәр. Чарада катнашучыларга, оештыручыларга рәхмәт белдерәбез.
Кәүҗияк авылында 11 июньдә милли татар бәйрәме "Сабантуй" узды. "Сабантуй" милли уеннар, көрәш, җырлы –биюле искиткеч концерт программасы белән гөрләп үтте. Бәйрәм белән котларга Татарстанның халык артисткасы Лилия Муллагалиева, Алина Даутова, алып баручы Ринас Ахметов килгәннәр иде. Татар җырларын җырлаучы африкалы Оливер Микенди бәйрәмгә тагын да ямь өстәде.
12 июньдә Россия көне билгеләп үтелә. Сарман авылының Үзәк паркында төп дәүләт бәйрәме хөрмәтенә тантаналы чара узды. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин якташларын бәйрәм белән котлады, районның яшь халкына паспортлар, истәлекле бүләкләр тапшырды.
11 июньдә Җәлил бистәсе мәйданында милли Сабантуй бәйрәме узды. Бәйрәмдә тәрбияче Мансурова и.р. намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте өчен шәһәр тибындагы Җәлил поселогы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Котлыйбыз һәм алга таба уңышлар һәм җиңүләр телибез! Ә балалар бакчасы коллективы кунакларны һәм авыл халкын сәламләде, шулай ук бәйрәм кунакларын кайнар блиннар һәм хуш исле чәй белән сыйлады!