Дистә еллар дәвамында Җиңү көне Россиядә иң дулкынландыргыч, иң күңелле бәйрәм һәм данлы дата булып кала.
Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Ф.ф. Ханнанов җитәкчелегендәге "Экспромт" Җәлил балалар тынлы оркестры «паркларда һәм скверларда Җиңү музыкасы»республика фестивалендә актив катнашты.
"Җәлил гимназиясе"нең физик культура укытучысы Якупов Рәмис Рамил улын котлыйбыз! Ул үсеп килүче буынны укыту һәм тәрбияләү системасына зур өлеш керткәне һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде! Алга таба да уңышлар телибез!
Сугыш елларында почтальоннар җилкәсенә авыр вазыйфалар төшкән. Ирләреннән, улларыннан, әтиләреннән көтеп алынган өчпочмаклы хатлар белән беррәттән, кайгылы хәбәрләрне дә китергәннәр. Шуңа карамастан, авыр чорларда алар бик мөһим эш башкарганнар.
Җиңү парадында без дә кыр почтасы вазыйфасын үтәдек. Музей кысаларында Сарман ягы тарихын чагылдырган сәхифә чыгарган идек, шуны тараттык.
Шулай ук плащ-палатка җыю буенча интерактивлар оештырылды, теләүчеләргә бер генә кадак та кулланылмыйча, махсус технология буенча күпер төзеп карау мөмкинлеге бирелде.
Дөньялар тыныч, күгебез аяз булсын! Бары тик сөенечле хәбәрләр генә алып яшәргә язсын!
XXIII #әдәбимарафон проектында Сарман финалистлары 2 урын яулады
1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары
Каташ-Каран авылында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган митинг.
Янурыс авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган митинг.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы «Чаллы шәһәре Сәүдә – сәнәгать палатасы» берлегенең җиңел сәнәгать комитеты Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәме белән 2023 елның 21 маенда «Чаллыда эшләнгән» җиңел сәнәгать фестивален (алга таба-Фестиваль) үткәрүе турында хәбәр итә.
78 ел элек фаҗигале һәм онытылмаслык Бөек Ватан сугышының соңгы атышлары яңгыраса да, кеше йөрәкләрендәге яралар төзәлми. Һәм Бөек Җиңүнең тантаналы, бәйрәм көннәрендә без кабат-кабат уйларыбыз белән шул авыр елларга, шул героик көннәргә кайтабыз. 9 май көнне Җәлил бистәсенең “Алёнушка” балалар коллективы Бөек Җиңүгә багышланган тантаналы митингта катнашты.