ЯҢАЛЫКЛАР


13
май, 2023 ел
шимбә

Яңа Имән авыл җирлегендэ санитар-экологик икеайлык кысаларында чишмәләрне чистарту дәвам итә.

11-12 майда Казанда балаларны тәрбияләү һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә эшләүчеләрнең һөнәри осталыгы буенча "кеше тәрбияләү"Республика конкурсының финалы узды. Директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Кудашева Гөлназ Фирдәүс кызы, әлеге конкурсның читтән торып этабында җиңүчеләр рәтенә кереп, безнең районны конкурста лаеклы тәкъдим итте. Конкурсантлар билгеләнгән темаларның берсенә ачык чыгыш ясадылар һәм "тәрбия вакыйгасы"ачык чараларын үткәрделәр.

Җәлилнең 1 нче мәктәбе укучылары "Җиңү тәрәзәләре"онлайн флешмобында актив катнаштылар. Акциянең максаты-Россиядә иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе атмосферасын булдыру, яшь буынга традицияләрне тапшыру, Бөек Ватан сугышы геройларына рәхмәт белдерү, киткән ветераннар турында истәлеккә хөрмәт күрсәтү


12
май, 2023 ел
җомга

Гражданнарның үзара салым буенча эшләр дәвам итә: Кәүҗияк торак пунктында су башнясыннан суүткәргеч үткәрү( боҗралау)


Россиядә Педагоглар һәм остазлар, Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан «Татар малае, Татар кызчыгы 2023»районыбыз балалар бакчаларында тәрбияләнүче 4-7 яшьлек малайлар һәм кызлар өчен бәйге узды. Безнең балалар бакчасыннан бәйгедә мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Сөләйманова Диләрә һәм Сахабиева Сафира катнашып, уңышлы чыгыш ясадылар. Аларга киләчәктә дә уңышлар телибез!

11 май көнне, Илһам Шакиров исемендәге Сарман сәнгать мәктәбендә, Россиядә Педагоглар һәм остазлар елы, Татарстанда Милли мәдәниятләр, гореф - гадәтләр елы кысаларында, районкүләм "Татар малае, Татар кызчыгы -2023" бәйгесе үтте. Бәйгедә бакчабызның данын мәктәпкә әзерлек төркеменнән Шайхутдинова Эльза яклады. Аны әзерләгән әти-әниләргә һәм тәрбиячеләренә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Эльзага алдагы көннәрендә дә уңышлар, үзенең матур чыгышлары белән гел сөендереп торсын дип телибез.

Кәүҗияк- Петровка авыллары арасындагы юл кырындагы өрәңге агачлары киселде

11 майда Зәй шәһәрендә яшь буынны патриотик тәрбияләү һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру максатыннан "Форпост" мәктәп һәм студентлар отрядлары арасында Республика спартакиадасының зона этабы узды.


11
май, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Янурыс авыл җирлегендә Бөтенроссия өмәсе үтте

Бүген районда запаста булган гражданнарны беренчел хәрби исәпкә алуны алып бару өчен җаваплы Татарстан Республикасы җирлекләре вазыйфаи затлары белән инструкторлык-методик җыен узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International