«Бөек халыкның бөек җиңүләре» тарихи квесты
Бүген районда "Үлемсез полк" портретлары белән автоузыш узды, анда Сарман авылында һәм Җәлил поселогында укучыларны "Юнармия" Бөтенроссия хәрби-патриотик хәрәкәте сафларына багышлау тантаналарында катнашу өчен тукталыш ясалды. Акциядә район Башлыгы Фәрит Хөснуллин, Башкарма комитет җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссариатның хәрби хезмәткә чакыру һәм әзерлек бүлеге начальнигы Ленар Һадиуллин катнаштылар. Җәлил поселогында Башкарма комитет җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, Җәлил поселогы башлыгы Рафик Кәримов сәламләделәр, барлык яшь армиячеләр исеменнән Илназ Якупов ант бирде.
Александровский авыл җирлеге территориясендә ике айлык дәвам итә
Тирә-юнебезгә ямь бирүче,сулар һавабызны чистартучы агач-куаклар утырту изге эш.Агач-куаклар тирә-як мохитебезне матурлаучы,саклаучы,һаваны чистартучы булып торалар.Безнен сәламәтлек тә яшеллек белән нык бәйләнгән.Агач күбрәк булган саен төбәкләрнен экологик хәле дә яхшыра ләбаса.Һәм бездә шул максаттан Бөтенроссия агач утырту көне кысаларында "Хәтер бакчасы" халыкара акциясендә катнашты.
3 нче майда Җәлил гимназиясенең актлар залында башлангыч сыйныфларда "Дан минуты" дип аталган чара узды. Укучылар үзләренең җырлау, бию, шигырьләр сөйләү сәләтләрен күрсәттеләр. Чара уңай нотада узды.
Бүген район Башлыгы Фәрит Хөснуллин "Чулпан" иминият компаниясе директоры Рөстәм Мәүлетов белән очрашты.
2023 елның 3 маенда Сарман муниципаль районында АХАТИ начальнигы Сахуриев Николай Иванович, АХАТИ җитештерү бүлеге консультанты Фәттахов Гелюс Анас улы, Сарман муниципаль районы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге бүлеге начальнигы Салахов Альберт Расих улы, "Россельхозцентр" ФДБУ филиалы Сарман районы начальнигы Нәҗметдинов Рамил Мисхат улы һәм Сарман муниципаль районы агрофирмалары вәкилләре белән берлектә сиптерүчеләр паркының торышына бәя бирелде.
Район Башлыгы Фәрит Хөснуллин җитәкчелегендәге Сарман районы делегациясе Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чарада катнашты. Чарага шулай ук тыл хезмәтчәне Нил Һадиуллин, махсус хәрби операциядә катнашучылар, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссар Дашгын Гасанов чакырылган иде.
4 нче май көнне, Бөек җиңүнең 78 еллыгы якынлашу уңаеннан, рухи һәм патриотик тәрбия бирү максатыннан, Каташ-Каран төп гомуми белем бирү мәктәбенең укытучылары һәм укучылары өчен «Без – 41 ел балалары» исемле хәрби фильм күрсәтелде.
2023 елның 2 маенда «Җәлил гимназиясендә» «Хәзерге дөнья геологиясе»Республика фәнни - гамәли конференциясе узды. Җәлилнең 1 нче мәктәбенең 4а сыйныф укучысы Галиева Лилия үз проекты белән чыгыш ясады һәм III дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Укытучы: Тихонова Резеда Рафат Кызы.