1 нче майда 3 нче санлы «Аленушка» МБДОУ коллективы "1 Май - Яз һәм Хезмәт бәйрәме"бәйрәм митингында катнашты. Үзенең дус һәм бердәм коллективы белән бистәнең төп урамы буйлап узды.
28-30 апрельдә Казанда 2023 елгы билбау көрәше буенча Россия Чемпионаты узды, анда безнең көрәшчебез Алмаз Миңнехузин кабат үз үлчәү категориясендә (65 кг) иң яхшысы булды 


1 майда XXI балалар "Язгы мотивлар"вокаль конкурсы узды. Җәлилнең 1нче мәктәбе укучылары Корниенко Полина (5нче сыйныф) 3 дәрәҗә лауреат, ә Хәлиуллин Азамат (3а сыйныф) дипломант булды. Яшь талантлар дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде! Полина белән Азаматка яңа иҗади уңышлар телибез!!!
Балалар бакчасы коллективы "1 Май - Яз һәм Хезмәт бәйрәменә" багышланган бәйрәм парадында катнашты
Бүген мәктәпнең зур коллективы Яз һәм Хезмәт бәйрәменә багышланган тантаналарда катнашты.
Югары Чыршылы авыл җирлегендә Югары Чыршылы, Усай, Үрнәк авылларында өмәләр узды.
2022 нче елның 1 нче маенда "Җәлил гимназия"се коллективы бердәм рәвештә Беренче Май митингына чыкты. Ул мәдәният йорты каршындагы мәйданда узды.
Җәлил поселогында Яз һәм хезмәт бәйрәменә багышланган митинг узды. Хезмәт коллективлары бәйрәм колоннасы белән Ленин проспекты буйлап үттеләр.
Сәламләү сүзләре белән «Татнефть» профкомы рәисе В.Н.Филимонов, Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ф.Ә. Вәлиев, Җәлил поселогы башлыгы Р.Ә. Кәримов, Җәлил ППО УТТ профкомы рәисе И.К. Ибатуллин, Җәлилнең 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Г.Ф. Латифуллина, Җәлил территориаль ветераннар Советы Рәисе Р.А. Харисов, «Җәлилнефть» НГДУ АУ яшьләр лидеры Л.Д. Төхбатуллин.
Яз һәм Хезмәт көнен бәйрәм итү кысаларында Җәлилдә бәйрәм сәүдә ярминкәсе, велоузыш, иҗади конкурс (асфальт һәм мольберттагы рәсем), җиңел атлетика эстафетасы, йөзү, мини-футбол, массакүләм уеннар, "Язгы моңнар" вокаль конкурсы оештырылган.
1 нче май көнне Җәлил бистэсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасы коллективы митингта катнашты. Барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз!
Хөрмәтле райондашлар!
Сезне 1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән чын күңелемнән тәбрик итәм.
Аерым бер үзенчәлекле һәм шатлыклы хис белән сугарылган бу бәйрәмне төрле буын вәкилләре күтәренке күңел белән каршы алалар. Чөнки ул һәр аерым кешенең, һәр гаиләнең һәм, нәтиҗәдә, Сарман районыбыз, туган республикабыз, илебез иминлегенең нигезе булган теләктәшлек, дуслык һәм бердәмлек төшенчәләрен тагын да ныгытучы, хезмәт кешесенә ихтирам хисен чагылдыручы тарихи символга әверелде.
Хөрмәтле райондашлар, сезгә районыбызны үстерүгә-ныгытуга керткән лаеклы өлешегез, фидакарь хезмәтегез өчен олы рәхмәтемне җиткерәм. 1 Май бәйрәме көнендә күтәренке кәеф, эшегездә уңышлар, ныклы сәламәтлек, ил-көнебезгә тынычлык һәм иминлек телим.