ЯҢАЛЫКЛАР


18
гыйнвар, 2023 ел
чәршәмбе

Бүген район Советының утырышлар залында район башлыгы Фәрит Хөснуллин, профсоюзның Татарстан республика оешмасы рәисе Ольга Калашникова катнашында районның профсоюз активы конференциясе узды.

18 нче гыйнвар көнне «Сарман» кинотеатрында Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9-11 нче сыйныф укучылары өчен «Тарлан» исемле нәфис фильм күрсәтелде.

18 гыйнварда илебез тарихындагы иң әһәмиятле даталарының берсе — Ленинград блокадасының өзелүен билгеләп үтә. 2023 елда әлеге вакыйгага 80 ел тула. Сарман гимназиясе укучылары белән бүгенге очрашу нәкъ менә шул темага багышланды.

Ленинград оборонасы Россия тарихына искиткеч фаҗигале һәм шул ук вакытта чиксез сабырлык, батырлык һәм ныклык тулы вакыйга буларак мәңгегә язылган. Төньяк башкаланы камап алу 1941 елның 8 сентябреннән башлана һәм 872 көн дәвам итә.

Узган еллардагы вакыйгалар безнең район тарихында да эз калдырды, чөнки 266 бала Сарман районына эвакуацияләнгән. Эвакуацияләнгән балаларның бер төркеме Сарман авылының, 1937 елда төзелгән, беренче таш мәктәбе бинасына урнаштырыла (бүгенге көндә ул Аграр көллият бинасы).  1941 елның 2 декабрендә ясалган докладта болай диелән: «Барлык район оешмалары, транспорт чаралары белән берлектә, балаларны төяү урынына җылы кием, аяк киеме һәм икмәк алып килделәр. Балаларны транспортлау мәсьәләсендә Сарман районы Башкарма комитеты аеруча зур кайгыртучанлык күрсәтте, ул юлда вакытта барлык балаларны да артыгы белән җылы әйберләр, аяк киеме һәм икмәк белән тәэмин итте».

Еллар безне шул куркыныч һәм авыр еллардан никадәр ерак алып китсәләр дә, илебез өстенә төшкән сынау, халкыбызның батырлыгы, ныклыгы һәм тугрылыгы турында онытырга хакыбыз юк.

«Безнең хәерле Иске Яңа ел» викторинасы

2023 елда 8 сыйныфка гражданнарны укыту үткәрелә. "Россия Федерациясе Тикшерү комитеты карамагындагы» кадетлар корпусы «махсус исеме язылган мәгариф оешмаларында укучы балаларга акчалата түләүләрне гамәлгә ашыру турында" 05.09.2022 ел, № 1560 Россия Федерациясе Хөкүмәте Карары нигезендә, ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар арасыннан укучыларга ай саен 10 250 сум күләмендә акчалата түләү билгеләнгән һәм түләнә.


17
гыйнвар, 2023 ел
сишәмбе

Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин гражданнарны кабул итте.

Кабул итүгә Башкарма комитет, район оешмалары бүлекләре урынбасарлары һәм белгечләре чакырылган иде. Алдан кабул итүгә язылучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар ала алдылар.

Кабул итү атна саен сишәмбе көнне 14.00 сәгатьтә алып барыла, алдан язылу өчен телефон: 2-42-75.

Чатыр Тау тыюлыгы башлыгы Сарваров Илнур Әбүзәр улы  Җәлил бистәсенең  6нчы  санлы "Теремкәй" балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларны һәм тәрбиячеләрне "Мин һәм Кызыл китап" республика балалар эшләнмәләре конкурсында актив катнашканы өчен Биологик ресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты грамоталары белән бүләкләде. Барыгызны да котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!

Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлегенең 2022 елгы оператив-хезмәт эшчәнлегенә йомгак ясау буенча киңәйтелгән киңәшмәсендә катнашты.

17 нче гыйнвар көнне «Сарман» кинотеатрында Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7-8 нче сыйныф укучылары өчен «Тарлан» исемле нәфис фильм күрсәтелде.

2023 елның 16 гыйнварында "Мөһим мәсьәләләр турында сөйләшү" 2023дәресләре "Ленинград блокадасын өзү"темасына үткәрелде. Дәресләрнең максаты: Ленинград блокадасында яшәүчеләрнең ныклыгы һәм каһарманлыгы мисаллары белән танышу аша гражданлык - патриотик кыйммәтләр формалаштыру, Россия тарихының героик битләренә һәм ата-бабаларыбызның батырлыклары турында тарихи хәтер тәрбияләү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International