ЯҢАЛЫКЛАР


12
декабрь, 2022 ел
дүшәмбе

Россия Федерациясе гражданы паспортын алу – шәхеснең Россия дәүләтенә керүен раслаучы төп документ - югары дәрәҗә һәм бер үк вакытта җаваплылык. Бүген 12 декабрьдә, Россия Федерациясе Конституциясе көнендә, район Советының утырышлар залында район башлыгы Фәрит Хөснуллин Россиянең 10 яшь гражданына паспортлар тапшырды

Чара алдыннан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова укучылар белән район башлыгы кабинетында, гражданлык хале актларын теркәү, балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе бүлекләрендә  әңгәмә һәм экскурсия үткәрде. Россия Федерациясе Конституциясе, вәкиллекле һәм башкарма хакимият, Дәүләт флагы, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гербы, Сарман муниципаль районының флагы һәм гербы белән таныштырды. Видеоконференция режимында республика һәм ведомство утырышлары уза торган кече утырышлар залын күрсәтте. Укучылар Район башлыгына үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, аларга Фәрит Мөнәвир улы бик теләп җавап бирде. Ул билгеләп үткәнчә, тормышта максатлар кую һәм күп эшләргә кирәк. Балаларга уңышлар, сәламәтлек һәм ныклы дуслык теләде.

Әлмәт драма театры Җәлилнең 1нче мәктәбенең 1-2 сыйныф укучылары алдында юл хәрәкәте кагыйдәләре темасына чыгыш ясады. Актерлар уены, аларның профессиональлеге һәм югары әзерлек дәрәҗәсе укучыларыбызны битараф калдырмады.

12 декабрьдә Җәлилнең 1нче мәктәбенең 10 класс укучысы Хәлиуллина Ләйсән "Дөнья коррупциягә каршы"конкурсында актив катнашканы өчен Сарман районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Котлыйбыз һәм киләчәктә дә җиңүләр һәм иҗади уңышлар телибез !

Ләке авылында туып, шушында гомер кичерүче  юбилярыбыз, тыл ветераны  -Сапожникова Анастасия Петровнага 90 яшь. 

Ватан Геройлары көненә һәм Әфганстаннан гаскәрләрне чыгаруга 34 ел тулуга багышланган « Без Әфган җиреннән киттек , ул бездән беркайчан да» II төбәкара патриотик җыр фестивале

Хөрмәтле райондашлар!

         Сезне ихлас күңелдән Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлыйм.

         Моннан егерме тугыз ел элек, 1993 елның 12 декабрендә, Россия дәүләте гражданнарның күпчелеге тарафыннан тавыш биреп хупланган Төп законына ия булды.

         Тарихи күзлектән чыгып караганда, егерме тугыз ел зур вакыт булып тоелмаска да мөмкин, билгеле. Ләкин шушы еллар Россиянең күпмилләтле халкы өчен чиктән тыш әһәмиятле булып әверелгән бөтен бер дәверне эченә алды. Җәмгыяттә җитди низаглар булдырмый калып, илебез сынау елларын лаеклы узды, киләчәгебез иминлеге өчен ышанычлы хокукый нигезләр салынды. Конституция Россия Дәүләтенең федератив корылышы нигезләрен ныгытты, аның прогрессив үсешен тәэмин итте. Гражданнар арасында татулыкны һәм үзара аңлашуны саклап калу өчен ныклы терәк булды.

         Бу бәйрәм көнне без Татарстан Республикасының Бөек  Россия иле язмышына катнашы булуы белән горурланабыз. Безнең тыныч, имин, тотрыклы тормыш төзүдә омтылышларыбыз, теләкләребез уртак.

         Милләтебез, динебез, яшәгән җиребез, җәмгыяттә тоткан урыныбыз төрле булса да, Төп Законны хөрмәт итү, аның нормаларын, принципларын үтәү – безнең гражданлык бурычыбыз. Илебезнең иминлеге һәм алга таба үсеше һәр гражданның тырыш һәм нәтиҗәле хезмәтенә, һәр төбәкнең уңышына бәйле. Ышанам, Конституция нормаларын һәм нигезләмәләрен төгәл үтәсәк, Ватаныбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен һәрдаим җаваплылык тоеп яшәсәк, без сынауларның барысын да җиңеп чыгачакбыз!

         Хөрмәтле райондашлар! Сезне Россия Федерациясе Конституциясе көне белән тәбрик итәм. Һәрбарчагызга тынычлык, бәхет, иминлек һәм районыбыз, туган республикабыз, илебез хакына игелекле хезмәтегездә, барлык башлангычларыгызда зур уңышлар телим.


11
декабрь, 2022 ел
якшәмбе

Бүген Сарман районында Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм азат ителгән төбәкләрдә яшәүчеләргә чираттагы гуманитар ярдәм җибәрелде.

2 тоннага якын йөк җыелган: азык-төлек, дарулар, көнкүреш товарлары, шәхси гигиена чаралары, җылы кием һәм аяк киеме. Шулай ук сугышчылар өчен мобиль буржуйка мичләре җитештерелде. Украинада хәрби бурычларын үтәүче яклаучыларга ярдәм йөзеннән, район мәктәпләре укучылары үз куллары белән ясалган яңа ел открыткаларын һәм җылы теләкләр белән хатлар тапшырдылар.

Хәйрия акциясендә катнашкан һәркемгә рәхмәт.

Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге хәбәр иткәнчә, Россия Пенсия фонды сайтында 2023елның 1 гыйнварыннан эшли башлаячак Россия Социаль фонды турында  бүлек ачылды.

        Пенсия  һәм Социаль иминият фондын берләштерү социаль ярдәм чараларыннан файдалануны гадиләштерәчәк - барлык федераль түләүләрне "бер тәрәзә" режимында алырга мөмкин булачак. Берләштерү бүген ике фонд компетенциясендә булган барлык түләүләрнең, хезмәт күрсәтүләрнең һәм йөкләмәләрнең тулы дәвамлылыгын күздә тота. Димәк, структураларны берләштергәннән соң, хәзер Пенсия фонды һәм социаль иминият фонды күрсәтә торган барлык хезмәтләрдән   элеккеге тәртиптә файдаланырга  мөмкин булачак.


10
декабрь, 2022 ел
шимбә

9 нчы декабрь - Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне. Шул уңайдан гимназиядә тематик линейкасы узды. Линейкага балигъ булмаганнар арасында гаилә иминлеген һәм хокук бозуларны профилактикалау буенча инспектор Газизуллина Р.Р. һәм педагог-оештыручы Форпост вәкиле Сопина Л. Р, чакырылган иде.

Ватан Геройлары көне-безнең илдә ел саен 9 нчы декабрьдә билгеләп үтелә торган истәлекле дата. Бәйрәм даталары календарендә бу көн җәмгыятьтә Ватанга намуслы, фидакарь хезмәт итү идеалларын яклауга юнәлдерелгән." Җәлил гимназиясе" яшьармиячеләре әлеге чара хөрмәтле каравыл сыйфатында митингта катнаштылар. Моннан тыш, гимназия укучылары, ата-бабаларыбызның батырлыкларын искә алу йөзеннән, мәңгелек батырлык утына чәчәкләр салдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International