Ләке авылында туып, шушында гомер кичерүче юбилярыбыз, тыл ветераны -Сапожникова Анастасия Петровнага 90 яшь. Анастасия әбине юбилее белән район аппарат җитәкчесе Исмәгыйлева Юлия Равилевна, Ләке авыл җирлеге башлыгы Шәрипова Лилия Ивановна, “Сарман” район газетасы мөхәррире Сабирова Альбина Ашрафулловна тәбрикләде. Юлия Равилевна - Путин открыткасын, район башлыгы Фәрит Мөнәвирович Хуснуллин исеменнән, үзе исеменнән бүләкләр Һәм изге теләкләр җиткерде. Юбилярга сәламәт, озын гомер телибез. Балаларыгызның игелеген күреп, бәхет-шатлыкта яшәргә насыйп булсын.