Бөтенроссия экологик диктанты-ул ел саен Россия Федерациясенең барлык субъектларында уза торган проект. 1нче Җәлил мәктәбе әлеге проектның еллык катнашучысы булып тора. Быел төрле яшьтәге укучылар экологик диктантны онлайн форматта язалар.
Безнең балалар бакчасы тагын бер Яшел флаг яулады!🎉🎉🎉
Ел саен без «ЭКО-мәктәп/Яшел флаг»программасында катнашабыз. Балаларыбызның, ата-аналарыбызның, педагогларыбызның экологик акцияләрдә, флешмобларда һәм конкурсларда актив катнашуы аркасында бездә инде 2 Яшел флаг бар.
Әйдәгез, алга таба да планетабызга чүп-чардан котылырга ярдәм итик!!!
Танып-белү активлыгын, кызыксынучанлыкны, сәнгать, иҗат белән кызыксынуны арттыру максатыннан, Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче балалар Җәлил сәнгать мәктәбендә булдылар. Сәмигулова Э. Х балаларны рәсем сәнгатенең төрле төрләре белән таныштырды.Миназова Г.М., Заһидуллина Ч.И.һәм Хисамова А. А. тәрбияләнүчеләр өчен мастер - класслар үткәрделәр.Балалар онытылмаслык тәэсирләр белән кайттылар. Бу экскурсия балаларда сәнгатькә кызыксыну уятты.
Сарман районы Башлыгы Фәрит Хөснуллин инициативасы белән мобилизацияләнгән егетләрнең туганнары белән очрашу оештырылды. Автобусларда “Казан Экспога” һәм танк полигонына илледән артык кеше барып кайтты. Ир-егетләргә күчтәнәчләр, көндәлек кирәк-яраклар тапшырылды.
Очрашу мизгелләре бик дулкынландыргыч узды. Батырларыбызга исән-имин туган якларына җиңү белән әйләнеп кайтуларын телибез.
11 нче ноябрь конне Сарманда "Айтуган" спорт сәламәтләндерү комплексында 2010нче елда һәм аннан яшьрәк малайлар арасында баскетбол буенча Сарман муниципаль районы Беренчелеге узды. Барлыгы 6 команда катнашты. "Җәлил гимназиясе" командасы мактаулы 3нче урынны алды. Котлыйбыз һәм киләчәктә дә җиңүләр телибез!
10 ноябрьдә Җәлил 1нче мәктәбенең кызлар җыелма командасы Сарман муниципаль районы баскетбол буенча Беренчелегендә 2010 елда туган кызлар арасында катнашты. Гадел көрәштә безнең команда мактаулы икенче урынны алды команда һәм тренерларны котлыйбыз
Җәлил 1нче мәктәбенең егетләр җыелма командасы яшүсмерләр арасында баскетбол буенча Сарман муниципаль районы беренчелегендә икенче урынны алды. Команданы һәм тренерларны котлыйбыз!
Бүген икенче санлы Җәлил урта мәктәбенең10 б сыйныфында "Уңыш формуласы" проекты буенча беренче дәрес үткәрелде.
2 көннән соң ук «Безнең Татарстан»форумы башланачак! 😎
Яшьләр форумы 13-14 ноябрьдә «УРАМ»экстрим-паркында узачак.
Бүген Сарман муниципаль районы делегациясе район башлыгы Фәрит Хөснуллин җитәкчелегендә мобилизацияләнгән якташлар янына бардылар. «Казан-Экспо» га һәм танк полигонына кирәкле әйберләр тапшырылды.