Бүген икенче санлы Җәлил урта мәктәбенең10 б сыйныфында "Уңыш формуласы" проекты буенча беренче дәрес үткәрелде. Дәрескә шушы мәктәпне тәмамлап, укытучы һөнәрен сайлаган Әхмәтшина Р.Р. һәм Р.Х.Тимергалин катнашты. Рузилә Радис кызы хәзер методист, район мәгариф бүлегендә эшли, ә Рөстәм Хәмит улы үзе белем алган уку йортында физкультура укыта. Укучылар кунакларның чыгышын кызыксынып тыңладылар, үзләренең күңел дәфтәрләренә байтак файдалы киңәшләрне язып куйдылар.Иң мөһиме - үзеңне табу, максатка бару, үзүсешкә ирешү.