ЯҢАЛЫКЛАР


11
октябрь, 2022 ел
сишәмбе

2022 елның 13 октябрендә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында җирдән файдалану өлкәсендә коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча иҗтимагый кабул итү бүлмәсе узачак. Татарстан Республикасында соңгы елларда коррупциягә каршы көрәш чараларының активлашуы, республика, ведомство һәм муниципаль дәрәҗәдә норматив һәм хокук куллану эшен камилләштерү белән характерлана. Коррупциягә каршы программалар чараларын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә гражданлык җәмгыяте институтларының коррупциягә каршы эшчәнлектә ролен арттыру билгеләнә. Коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча иҗтимагый кабул итү бүлмәсен үткәрү, шул исәптән җирдән файдалану өлкәсендә коррупциянең дәүләтнең һәм җәмгыятьнең социаль-икътисади үсешенә тискәре йогынтысын булдырмау, конкуренциягә сәләтле икътисад формалаштыру, халыкның иминлеге һәм гражданлык җәмгыяте үсешенә юнәлдерелгән. Республика халкының сорауларына Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының иҗтимагый контроль комиссиясе әгъзалары җавап бирәчәк. Җирдән файдалану өлкәсендә коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча иҗтимагый кабул итү бүлмәсе Казан шәһәре, Батурин урамы, 7а йорт, 136 нчы зал адресы буенча узачак. Гражданнарның мөрәҗәгатьләре Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Интернет-кабул итү бүлмәсе аша 2022 елның 13 октябрендә 10.00 сәгатькә кадәр түбәндәге сылтама буенча кабул ителә: https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/message «кайнар линия» телефоны буенча да кабул итү көнендә 8(800)350-44-72.


9
октябрь, 2022 ел
якшәмбе

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре,  эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре, мөхтәрәм ветераннарыбыз!   Сезне Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән чын күңелдән котлыйм.  Көз җиткәч, авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтләү – иң күркәм традицияләребезнең берсе. Быел районыбыз хезмәтчәннәре мул иген уңышы үстерделәр. Район басуларыннан 195 мең тоннадан артык икмәк җыеп алынды. Бер гектардан уртача 40,6 центнер уңыш чыкты. Шикәр чөгендере үстерүдә дә күрсәткечләребез яхшы. Бүгенге көнгә татлы тамырның җыемы 200 мең тонна, уртача уңыш 317 центнер тәшкил итә. Ел башыннан 12,3 мең тоннадан артык сөт, 1,6 мең тоннадан артык ит җитештерелде. Кыенлыклар белән исәпләшмичә, үз эшен намус белән башкарган, табыннарыбызда азык-төлек муллыгын тәэмин итү өчен тырышкан тәҗрибәле игенчеләребез, механизаторларыбыз, терлекчеләребез, гомумән, күпкырлы авыл хуҗалыгының фидакарь хезмәтчәннәре белән без чын мәгънәсендә горурланабыз. Киләчәктә дә районыбызның, республикабызның үсешендә район авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең дә өлеше зур, уңышларыбыз мулдан, хезмәт нәтиҗәләребез югары булыр, дип ышанам. Һәм республикабыз җитәкчелеге – Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич Миннихановка, Хөкүмәтебезгә, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына рәхмәт сүзләремне җиткерәм.  Хөрмәтле район уңганнары! Сез табыннарыбыз муллыгы, тормышыбыз иминлеге өчен армый-талмый хезмәт куясыз. Авыр һәм җаваплы һөнәрегезне намус белән башкаруыгыз өчен сезгә зур рәхмәтемне белдерәм. Елның бер генә көнендә дә бу тармакта эш туктап тормый. Көнне төнгә ялгап куйган хезмәтегез мактауга һәм хөрмәткә лаек. Аерым рәхмәтем – авыл хуҗалыгын үстерүгә лаеклы өлешләрен керткән ветераннарга. Барыгызны да бәйрәм белән котлап, үзегезгә һәм гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, йортларыгызга бәрәкәт телим. Табыннарыбыз һәрчак мул булсын.

 


8
октябрь, 2022 ел
шимбә

8нче сентябрьдә Казан шәһәрендә ел саен уздырыла торган авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Җәлил гимназиясе коллективы анда актив катнашты. Ярминкәдә яшелчә, җиләк-җимеш, кышкы әзерлекләр, өйдә пешерелгән әйберләр тәкъдим ителде.

6нчы октябрь көнне "Җәлил гимназиясе"нең "Яңа хәрәкәт" мәктәп укучылары үзидарәсе активистлары ярминкәдән кергән акчаларга "Җәлил картлар һәм инвалидлар интернат-йорты"на өлкән кешеләр өчен биләмәләр сатып алдылар.

Бүген мәктәбебез коллективы көзге муллык ярминкәсендә катнашты.

          Бүген 8.10.2022 көнне Җәлил поселогында авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды, анда агрофирмалар, фермерлар, шәхси хуҗалыклар, авыл җирлекләре җитештергән продукция тәкъдим ителде. Ярминкәгә бистә мәктәпләре һәм балалар бакчалары коллективлары да чыкты.

          Бу авыл хужалыгы продуктларын арзан бәягә сатып алу өчен иң яхшы мөмкинлек.

          Ярминкәгә Сарман муниципаль районы башлыгы Хөснуллин Ф. М., Сарман муниципаль районы башлыгы урынбасары Гәрәева Г. Р., Сарман муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Исмәгыйлева Ю. Р., Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Хөснимәрданова Р. Р., авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Шәрипов А. Н., Җәлил поселогы муниципаль берәмлеге башлыгы  Кәримов Р.А. килделәр.

          Җәлил мәдәният сарае коллективы тарафыннан бүген поселогыбыз халкының кәефен күтәргән матур концерт оештырылды.

                                                         Җәлил посёлогы башкарма комитеты

Җәлил 1нче мәктәбендә эчке хезмәт капитаны Гайнуллов И.Р. 11нче сыйныф укучылары белән алга таба полиция органнарында укулар турында әңгәмә үткәрде. 


7
октябрь, 2022 ел
җомга

7 октябрь конне Иске Кәшер авыл җирлеге Урта Кәшер авылында узара салым хисабына төзелгән обелиск ачылды.

Бүген район пенсионерлары спартакиадасы кысаларында "Күңелле стартлар" уздырылды. Күңелле стартларда катнашучыларга "Дулкын" спорт комплексына  сертификатлар тапшырылды.

Бүген Сарманда авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәсе узды.

Ярминкәдә агрофирмалар, фермерлар, шәхси хуҗалыклар, авыл җирлекләре, мәктәпләр һәм балалар бакчаларының үзләре җитештергән продукциясе тәкъдим ителде. Ярминкәдә катнашучылар алдында район мәдәният йорты үзешчәннәре концерт программасы белән чыгыш ясады.

Ярминкәне район Башлыгы Фәрит Хөснуллин карап чыкты, ул һәр палатканың ассортиментын карады, бәяләр белән танышты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International