Бүген мәктәбебез коллективы көзге муллык ярминкәсендә катнашты. Сатуга мәктәп бакчасында үстерелгән яшелчәләр белән бергә, укытучыларыбыз көче белән кышка әзерләнгән салатлар, кайнатмалар, компотлар куелды.
Мәктәпнең волонтерлар хәрәкәте активистлары да ярминкәдән читтә калмадылар. Алар кулдан ясалган эшләнмәләр тәкъдим иттеләр. Бердәмлектә көч, дип юкка әйтмәгәннәр. Сатып алучыларга товарларыбыз күп булды. Ризык булсын.