30 сентябрь көнне З.Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбенең 10 укучыдан торган команда(14 яшьтән) Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланган "1418" Бөтенроссия тарихи интеллектуаль онлайн уенында катнаштылар.Чара Россия Мәгариф министрлыгы ярдәме белән халыкара "Җиңү Диктанты" акциясен дәвам итү буларак үткәрелә .
Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлегенең иң яхшы Иҗтимагый советы» конкурсы башлану турында игълан итә.
Бәйгенең максаты-Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре иҗтимагый советларының гражданлык җәмгыяте үсешендә ролен күтәрү.
Ләис Һадиевич Нуртдинов бүген юбилеен билгеләп үтә.
Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе буларак нәтиҗәле эшчәнлеге дәверендә районның икътисади потенциалын күтәрү, төзелеш өлкәсенең динамикалы үсешен тәэмин итү кебек стратегик юнәлешләрдәге уңышлы адымнарның күп өлеше аның исеме белән бәйле.
Ләис Һадиевичны юбилее белән район Башлыгы Фәрит Хөснуллин котлады, җирле үзидарә органнарында озак еллар намуслы хезмәте, Сарман районының социаль-икътисади үсешенә керткән өлеше өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.
30 нчы сентябрь көнне Иске Кәшер урта мәктәбе һәм Сарайлы төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары бадминтон буенча ярышларда катнашып, призлы урыннар яуладылар:Әхмәтбаева Ралия 1 урын, Мөхәммәтов Нурзил 2 урын , Миңнегулов Айзат 2 урын, Гәрәева Ралина 3 урын. Гомумкоманда зачетында 2 урын, аларны шушы җиңүләре белән котлыйбыз !
Бүген Мортыштамак авылы мәдәният йортында "Өлкәннәр көне" билгеләп үтелде. Бәйрәм белән котларга “Шафкатъ» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге директоры Хуҗина Гөлнара Ильяс кызы чакырылган иде. Мәдәният хезмәткәрләре бәйрәм концерты оештырдылар. Өлкәннәр көне мул табыннар артында дәвам итте.
Үзара салым акчалары хисабына эш
Югары Чыршылы авыл җирлегендә яшәүче өлкәннәргә бәйрәм уңаеннан бүләкләр тапшырылды.
Түбән Чыршылы авылында гражданнарның үзара салым акчасына 60 метр озынлыкта зират коймасы тотылды.
Бүген Александровка авыл җирлегендә "өлкәннәр көне"билгеләп үтелде
1 октябрьдә Җәлил 1нче мәктәбендә Халыкара музыка көненә багышланган гадәти булмаган дәресләр узды. Балалар җырладылар, төрле музыка уен коралларында уйнадылар, музыкаль викториналарда катнаштылар. Күңелле һәм яхшы вакыт үткәрделәр!