Бүген Мортыштамак авылы мәдәният йортында "Өлкәннәр көне" билгеләп үтелде. Бәйрәм белән котларга “Шафкатъ» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге директоры Хуҗина Гөлнара Ильяс кызы чакырылган иде. Мәдәният хезмәткәрләре бәйрәм концерты оештырдылар. Өлкәннәр көне мул табыннар артында дәвам итте.