ЯҢАЛЫКЛАР


24
сентябрь, 2022 ел
шимбә

Уважаемые профсоюзные лидеры, ветераны профсоюзного движения!

Поздравляю вас с профессиональным праздником – Днем профсоюзного работника. 

На плечах профактивистов лежит решение многих жизненно важных вопросов. Это и создание достойных трудовых и социально-бытовых условий работников, и контроль за состоянием охраны труда, и социальные гарантии и многое другое. Ваша активная жизненная позиция, организаторские способности, энергия, направленная на повышение уровня жизни, заслуживает большого уважения.

Профсоюзному активу и всем ветеранам желаю крепкого здоровья, благополучия, единства профсоюзных рядов, успехов в благородном деле.


23
сентябрь, 2022 ел
җомга

2022 елның 29 сентябрендә 10.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын – кыз депутатлары берләшмәсе белән берлектә «Белем бирү процессында катнашучыларның хокукларын яклауның актуаль мәсьәләләре турында» «кайнар линия» үткәрә.

Бүген, 23 сентябрьдә Сарман район мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Сарман район комитеты профактивы очрашуы булды.

15 июльдә «Контент-марафон»республика проектына гаризалар кабул итү башланды. Анда катнашучылар социаль челтәрләрдә уңай фикер йөртү рәвешен формалаштыруга юнәлдерелгән уникаль якты медиа эчтәлеге булдырачаклар. Гаризалар 15 октябрьгә кадәр кабул ителә.


22
сентябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

22 сентябрьдә Боламык поселогында мәдәният йорты һәм авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре территорияне чистарту буенча өмә оештырылды


20
сентябрь, 2022 ел
сишәмбе

Бүген район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов һәм идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов чөгендер алу буенча чираттагы ункөнлек алдынгыларын бүләкләделәр.

Иске Минзәләбаш авылында яшәүче Гарифуллина Кәтифә Моталлап кызына бүген 90 яшь тулды.

Олуг юбилее белән ветеранны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, Рәсәй Президенты Владимир Путинның котлау хатын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлек бүләкләре тапшырды. Район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, авыл җирлеге башлыгы Айдар Габдрахманов, балалары, туганнары да юбилярга озын сихәт гомер, кадер-хөрмәт теләделәр.
- Ятимлектә үстем, хезмәт белән гомер кичердем. Аллаһка шөкер, бүгенге тормышымнан бик канәгать. Балаларым, онык-оныкчыкларым исән-сау булсыннар. Мине хөрмәтләгән өчен, Аллаһы Тәгалә үзегезне зурласын, - диде Кәтифә апа.

Җәлил гимназиясе коллективы, укучылар һәм ата-аналар Җәлил гимназиясенең башлангыч сыйныф укытучылары Кәримова Зөлфия Франыс кызы юбилее белән чын күңелдән котлыйлар! Хөрмәтле Зөлфия Франыс кызы, күп еллар рәттән сез балаларга үз энергиягезне бирәсез, бәяләп бетергесез белемнәрегезне уртаклашасыз. Бу матур көнне сезне туган көне белән-Елның иң мөһим һәм якты бәйрәме белән котлыйбыз! Сезгә матур кәеф, шатлыклы мизгелләр, матур төсләр, Илһам, тормыш энергиясе, сәламәтлек, гармония телибез! Барысы да иң яхшы итеп җыелсын, эш уңайлык бирсен, ата-аналар күбрәк рәхмәт белдерсеннәр, ә тирә-юньдәгеләр якты елмаюлар бүләк итсеннәр! Юбилеегыз белән!

Өмә-корпоратив рухны күтәрү, коллективны берләштерү, психологик климатны яхшырту өчен менә дигән ысул. Күптән билгеле булганча, бернәрсә дә уртак хезмәт кебек кешеләрне берләштерми. Әйтик, 19 нчы сентябрьдә Җәлил гимназиясе педагоглары Тырыш чишмәсендә һәм аның янәшәсендәге территориядә өмә үткәрделәр.

19 сентябрь көнне Җәлил 1нче мәктәбе укучылары иртәсе Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы флагларын  күтәрүдән һәм гимнан  башланды. Аннары сыйныфларда укучылар сыйныф җитәкчеләре белән "мөһим нәрсә турында сөйләшүләр" не дәвам иттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International