Бүген, 23 сентябрьдә Сарман район мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Сарман район комитеты профактивы очрашуы булды. Рәис Кәримов Э.Ф. коллегаларын якынлашып килүче бәйрәм Татарстан Республикасы Профсоюзлар көне белән котлады. Профсоюз хәрәкәтенең барлык активистларына алга таба да конструктив эш исәнлек-саулык һәм иминлек теләде! Шулай ук конкурста катнашучыларга рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Хезмәттәшләрен Хөкүмәтнең кабул ителгән мобилизацияләнгән гражданнарны яклау турындагы карары белән дә таныштырды.