Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның югары янгын куркынычы турында шторм кисәтү
«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» Федераль дәүләт бюджет учреждениесе мәгълүматлары буенча, 2022 елның 12 июленнән 15 июленә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән урманнарның югары янгын куркынычы саклана (4 сыйныф).
Татарстан Республикасы территориясендә фаразланган метеорологик шартларны исәпкә алып, табигать янгыннары чыганаклары барлыкка килү, утның торак пунктларга, торак йортларга, хуҗалык һәм дача корылмаларына, шулай ук икътисад объектларына таралу ихтималы арта.
Бүген Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Хөснимәрданова Розалия Раиф кызы Җәлил гимназиясенең «Салават күпере» мәктәп яны лагерында «Индустрия 4.0» дигән темага «Саннар Дәресе» үткәрде. Дәреснең төп максаты-укучыларга тормыш сыйфатын күтәрү һәм икътисадны үстерү өчен цифрлы технологияләрне тормышның төрле өлкәләренә кертү - цифрлаштыру икәнлеген аңлату. Цифрлаштыру бурычларны үтәргә һәм кеше катнашыннан башка карарлар кабул итәргә ярдәм итә. Индустрия 4.0 производствога яңа якын килүне күз алдында тота, ул чакта күп кенә мәгълүмат технологияләре сәнәгатькә эләгәчәк, ул вакытта барысы да кеше ярдәменнән башка эшли башлаячак һәм моңа ясалма интеллект ярдәм итәчәк.
Лиза апа Иске Кәшер авылында туып-үсә. Гомер буе туган авылында – “Искра” колхозында хезмәт куя. Сугыштан соңгы авыр елларда урманын да кисә, Алексеевск районында пароход өчен юл да ача, Пермь урманнарында да эшли. Лаеклы ялга иртәрәк китәргә мәҗбүр була, чөнки эш вакытында авыр имгәнү ала, II төркем инвалид. Тормыш иптәше Кәрип абый белән өч бала үстерә. Лиза апа бүгенге көндә балалары игелеген, 7 оныгы һәм 8 оныкчыгы куанычын күреп яши.
Ветеранны гомер бәйрәме белән район башлыгы һәм җитәкчелеге исеменнән район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Гайфутдинов тәбрикләде, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырды. Ветеранны шулай ук Иске Кәшер авыл җирлеге башлыгы Раян Дәүләтҗанов, җирлек башкарма комитеты хезмәткәре Ләйсәнә Баһманова, ветераннар советы рәисе Зина Якупова тәбрикләделәр, ветеранга иң матур теләкләрен җиткерделәр.
Рәисә апа Яңа Саклау авылында туып-үсә. Үсмер чагы һәм яшьлеге авыр сугыш һәм аннан соңгы елларга туры килә. Гомер буе “Искра” колхозында төрле эшләрдә эшли. Тормыш иптәше Җәүдәт абый белән ике кыз һәм ике ул үстерәләр. Бүгенге көндә ул улы Ринат тәрбиясендә яши, башка балалары да төп йорт бусагасына тузан кундырмыйлар.
Олы юбилей көнендә Рәисә апа үткәннәрне, сугыш елларына туры килгән үсмер һәм яшьлек елларын искә алды.
Ветеранны гомер бәйрәме белән район башлыгы һәм җитәкчелеге исеменнән район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Гайфутдинов тәбрикләде, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырды. Ветеранны шулай ук Иске Кәшер авыл җирлеге башлыгы Раян Дәүләтҗанов, җирлек башкарма комитеты хезмәткәре Ләйсәнә Баһманова, ветераннар советы рәисе Зина Якупова тәбрикләделәр, ветеранга иң матур теләкләрен җиткерделәр.
Каташ Каран авылында яшәүче Харисовлар гаиләсе алтын туйларын билгеләп үтә
Саклаубаш авыл җирлегендә гайлә мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үттеләр
9 июль – Корбан бәйрәме көнендә, "Ныклы гаилә" проекты һәм Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне кысаларында, Сарман муниципаль район Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин Галәметдин һәм Рәүфә Гыйльфановларны Алтын туйлары белән котлады.
Юбилярларга муниципаль район Башлыгының Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Районыбыз Башлыгы Фәрит Хөснуллин барлык дин кардәшләрне Корбан Гаете белән тәбрикләде
Хөрмәтле райондашлар, мөселман кардәшләр!
Чын йөрәктән бәракәтле изге бәйрәм – Корбан гаете белән тәбрик итәм.
Көтеп алынган бу көнне дин кардәшләребез мәчетләрдә бәйрәм намазларын укыйлар, догалар кылалар, Аллаһ ризалыгы өчен корбан чалу йоласын башкаралар. Һәркем киләчәк көннәргә өмет һәм ышаныч, гаиләләребезгә иминлек һәм бәрәкәт насыйп итүен сорый. Районыбызда да елдан-ел дингә килүчеләр, мәчетләр төзүдә-төзекләндерүдә катнашучылар, корбаннар чалып, якыннарын һәм мохтаҗларны шатландыручылар арта бара.
Төрле милләт һәм дин вәкилләре дус-тату яшәгән республикабызда, шулай ук районыбызда Корбан гаете – иң ямьле бәйрәмнәрнең берсе. Безнең үзара хөрмәт хисләре саклап, ярдәмләшеп яшәвебез – киләчәктә туган җиребезнең тотрыклы үсешенең нигезе.
Хөрмәтле райондашлар! Бу Бөек Көнебез күңелләребезне изгелеккә юнәлтсен, тирә-якка мәрхәмәт белән карарга ярдәм итсен, һәммәбезгә дәрт-дәрман өстәсен, барлык күркәм эш-гамәлләребездә уңышлар китерсен, шатлык-куанычлар һәм җан тынычлыгы насыйп итсен. Исәнлек-саулык, бәхет һәм иминлек телим.
Менә безнең лагерь үзенең эшен тәмамлады.Вакыт тиз һәм сизелмичә дә үтеп китте. Хезмәт һәм ял лагерендә балалар күңелле һәм файдалы ял иттеләр, яңа хезмәт күнекмәләре алдылар. Балаларның барысына да зур рәхмәт! Аларга күңелле җәйге яллар һәм күтәренке кәефләр телибез!