ЯҢАЛЫКЛАР


9
июль, 2022 ел
шимбә

9 июль – Корбан бәйрәме көнендә, "Ныклы гаилә" проекты һәм Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне кысаларында, Сарман муниципаль район Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин Галәметдин һәм Рәүфә Гыйльфановларны Алтын туйлары белән котлады. 
Юбилярларга муниципаль район Башлыгының Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Районыбыз Башлыгы Фәрит Хөснуллин барлык дин кардәшләрне Корбан Гаете белән тәбрикләде

Хөрмәтле райондашлар, мөселман кардәшләр!

 

Чын йөрәктән бәракәтле изге бәйрәм – Корбан гаете белән тәбрик итәм. 

Көтеп алынган бу көнне дин кардәшләребез мәчетләрдә бәйрәм намазларын укыйлар, догалар кылалар, Аллаһ ризалыгы өчен корбан чалу йоласын башкаралар. Һәркем киләчәк көннәргә өмет һәм ышаныч, гаиләләребезгә иминлек һәм бәрәкәт насыйп итүен сорый. Районыбызда да елдан-ел дингә килүчеләр, мәчетләр төзүдә-төзекләндерүдә катнашучылар, корбаннар чалып, якыннарын һәм мохтаҗларны шатландыручылар арта бара. 

Төрле милләт һәм дин вәкилләре дус-тату яшәгән республикабызда, шулай ук районыбызда Корбан гаете – иң ямьле бәйрәмнәрнең берсе. Безнең үзара хөрмәт хисләре саклап, ярдәмләшеп яшәвебез – киләчәктә туган җиребезнең тотрыклы үсешенең нигезе.

Хөрмәтле райондашлар! Бу Бөек Көнебез күңелләребезне изгелеккә юнәлтсен, тирә-якка мәрхәмәт белән карарга ярдәм итсен, һәммәбезгә дәрт-дәрман өстәсен, барлык күркәм эш-гамәлләребездә уңышлар китерсен, шатлык-куанычлар һәм җан тынычлыгы насыйп итсен. Исәнлек-саулык, бәхет һәм иминлек телим.  


8
июль, 2022 ел
җомга

          Менә безнең лагерь үзенең эшен тәмамлады.Вакыт тиз һәм сизелмичә дә үтеп китте. Хезмәт һәм ял лагерендә балалар күңелле һәм файдалы ял иттеләр, яңа хезмәт күнекмәләре алдылар. Балаларның барысына да зур рәхмәт! Аларга күңелле җәйге яллар  һәм күтәренке кәефләр телибез!

Иске Кәшер авыл җирлегендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

Әлмәт авыл җирлегендә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

Мортыштамак авыл жирлеге территориясендәге ял паркын җыештыру

            Менә тагын 07.07.2022 көнне күңел ачтык. Ул көн матур, киче - тагын да матуррак булды. Әллә сагынып көткән җәй килде инде...
                Шундый матур кичтә Җәлил поселогы кешеләре өчен Сарман районы мәдәният йорты артистлары зур концерт күрсәтеп, күңелебезне ачтылар. "Татнефть" генераль директоры Маганов Наил Өлфәт улы тәкьдиме белән "Культурная среда" кысаларында үткән бу концерт чын-чынлап бәйрәм булды. Абыйлы, сеңелле Галиевлар, Алмаз белән Алина, әгәр кирәк булса, икесе генә дә зур концерт куя алалар, билләһи! Аларга сокланмаган кеше калмагандыр. Алина аяк авырта дип тормаган, килгән. Үзенең матур җырлары белән бер сокландырса, абыйсы Алмаз белән парлап чыгыш ясаулары, шаян җырлары кабат кабат карап та туйдырмый торган булып, көчле алкышларга күмелде. Пар аккоштай йөзгән биюче кызлар Рәилә белән Ләйсән чыгышларын
да, Алия белән Ландышның моңлы җырларын да бик яраттык. Абдуллин Рәфәт җырлап та куя соң. Ул моң, ул тавыш! Өйгә кайткач та җыры күңелдән китмәде. Таһирҗанны баянчы буларак күптән белә идек, ул әле театр артисты да икән. Алып баручы Гүзәлия сүз остасы шул, матур сөйләп бер шаккатырса, шаян рольләре белән гел аптырашта калдырды. Шушы кадәр артисларны туплаган, җыеп алып килгән Гөлүсә Галиевага да бик зур рәхмәт. Кызларга, егетләргә иҗат уңышлары һәм тагын килүләрен теләп саубуллаштык.

                                                               Ветераннар советы председателе Мингазова А.Г.

Гаилә – тормышыбызның нигезе, дәүләтнең киләчәге. Матур гаилә корып, бер – береңне хөрмәт итеп, бер – береңә ярдәмләшеп яшәү- һәрберебезнең изге бурычы. Мәхәббәт, тугрылык , татулык билгеләре элек-электән ныклы гаилә нигезе булып санала. Шундый үрнәк гаиләләр бу кыйммәтләрне буыннан-буынга күчерә, матур яшәү өлгесе итә.

8 июль-Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Залаков исемендәге район ял паркында «Гаилә – бәхет ачкычы»дип исемләнгән тантаналы чара узды. Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев район халкын һәм кунакларны Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлады һәм изге теләкләрен җиткерде. Бу матур көнне 50 ел бергә гомер иткән, җәмгыятькә лаеклы өч бала тәрбияләгән Мөдәрис һәм Рәсимә Сәлаховлар гаиләсенә иҗтимагый бүләк - «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен»медале тапшырылды.

 

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм концерты


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International