Хөрмәтле райондашлар!
Сезне Чик буе гаскәрләре көне белән тәбрик итәм.
Кайчандыр үзенең хәрби бурычын үтәп кайткан барлык ветераннарны да, хәзерге вакытта хезмәт итүче егетләребезне дә әлеге бәйрәм белән тәбриклим. Суда, һавада, коры җирдә илебез чикләрен саклаучылар безнең армиябезнең әһәмиятле өлеше булып тора. Сезнең уяулык һәм намуслы хезмәтегез – чикләрнең ныклыгын һәм кешеләрнең тынычлыгын тәэмин итә. Бүген дә хезмәттәгечә дус, бердәм сез. Авырлыклар каршында югалып калмыйча, чын ирләрчә, матур тормыш алып барасыз. Актив гражданлык поцизиясендә булуыгыз өчен, яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүгә керткән өлешегез өчен олы рәхмәтемне җиткерәм.
Барыгызны да котлап, сәламәтлек, бәхетле матур тормыш телим. Бүгенге көндә үзләренең хәрби бурычын үтәүче барлык якташларга, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә дә исән–сау туган якларына әйләнеп кайтырга язсын. Елларыбыз имин, чикләребез һәрчак тыныч булсын.
Бүген 5-8 сыйныфлар арасында хәрби-спорт уены “Аҗаган - 2022” үткәрелде. Командалар 13 станция аша үтеп, үзләренең җитезлекләрен, тапкырлыкларын, оешканлыкларын күрсәттеләр. Ә станцияләрдә аларны – инструкторлар – өч мәктәпнең 10 сыйныф егетләре – хәрби-кыр укуларында катнашучылар көтте.
Бүген Сарман районында зур габаритлы каты коммуналь һәм төзелеш калдыклары белән эш итү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге
полициягә чакыра
Россия Федерациясе гражданнары
18 яшьтән 40 яшькә кадәр
Полиция хезмәте-киләчәккә ышаныч!
2022 елда яшьләрнең, яшьләр белән эшләү буенча яшь белгечләрнең торак шартларын яхшыртуга дәүләт ярдәме йөзеннән» социаль ипотека программасы буенча торак алуга "яшьләр торак конкурсы" үткәрелә, конкурсны «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы»төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы оештыра.
Бүген-Гомумроссия китапханәләр көне. Китапханәне, китапны, укуны яратучыларны котлыйм. Китапханә хезмәткәрләренә рәхмәтле укучылар, бетмәс-төкәнмәс энергия, иҗат, яңа искиткеч идеяләр телим. Озак елларга иминлек, уңышлар һәм чәчәк ату.
Май - гадәттәгечә чыгарылыш чоры. Менә Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында да майның соңгы атнасында мәктәпкә әзерлек төркеме балалары бакча белән саубуллаштылар. Алар җырлар җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Чыгарылыш кичәләре балалар өчен якты һәм истә калырлык булды. Барлык ата-аналар һәм балалар исеменнән тәрбиячеләргә һәм барлык балалар бакчасы хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләре әйтелде. Без музыка җитәкчеләренә, физик культура буенча инструкторга, шулай ук бәйрәмне әзерләгән чыгарылыш төркеме тәрбиячеләренә рәхмәт белдерәбез. Ә балаларга мәктәп тормышында уңышлар телибез!
2022 нче елның 26 нчы маенда Милли китапханәнең Конференц-залында Татарстан Республикасы муниципаль районнарында «иң яхшы эшкуарлар советы» III Республика конкурсының финалы узды.
Үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү иң актуаль мәсьәләләрнең берсе. Кайдан башлана соң ул патриотизм? Туып үскән өйдән, бәбкә үләне түшәлгән су буйларыннан, балачактан ук килә ул. Музей хезмәткәрләре тарафыннан әлеге юнәлештә актив эш алып барыла. Интерактив чаралар, экскурсияләр, әңгәмәләр, музей дәресләре - боларның һәммәсе тирән эчтәлеккә ия, туган якка мәхәббәт тәрбияләүгә, халкыбызның тарихы белән таныштыруга багышлана.
Уку елының соңгы көннәрен музеебызда үткәрергә теләк белдерүче балаларны сөенеп каршы алдык. Сарман гимназиясенең 2 сыйныфы укучылары елмаеп, балкып килеп керделәр.Класс җитәкчеләре- Нурия Зиннуровна белән сугышчан дан залында районыбыз батырлары язмышлары, сугыш кырыннан табылган экспонатлар белән таныштылар.Туган якны өйрәнү залының ишегеннән керүгә үк укучылар ах иттеләр. Чыннан да әлеге залыбыздан аңлатып бирә алмаслык нур, җылылык бөркелә. Өлкән буын балачак хәтирәләрен яңарта, балалар исә үзләрен авылда яраткан әби- бабаларының өйләрендә сыман хис итәләр. Экскурсия барышында зур игътибар белән тыңладылар, үзләрен кызыксындырган сорауларына җаваплар таптылар.
Район Башлыгы Фәрит Хөснуллин төзелеш һәм капиталь ремонт объектларын карап чыкты. Объект җитәкчеләре һәм подрядчы оешмалар вәкилләре белән очрашты.