Бүген 5-8 сыйныфлар арасында хәрби-спорт уены “Аҗаган - 2022” үткәрелде. Командалар 13 станция аша үтеп, үзләренең җитезлекләрен, тапкырлыкларын, оешканлыкларын күрсәттеләр. Ә станцияләрдә аларны – инструкторлар – өч мәктәпнең 10 сыйныф егетләре – хәрби-кыр укуларында катнашучылар көтте.
Уен Россия Федерациясе флагын күтәрү белән башланып китте. Командирлар берәм-берәм мәктәпнең Яшь армия хәрәкәте командасы командиры Б.Багмановка рапорт бирделәр. Ә Булат ТИН укытучысы Талибуллин Р.К. алдында рапорт тотты. Бөтен станцияләрне узган командалар футбол кырына җыелдылар. Монда соңгы сынау - параллельләр арасында канат тартышу буенча ярыш оештырылды.
Барлык нәтиҗәләр буенча 5 б, 6 в, 7 в, 8 в сыйныфлары җиңү яуладылар. Зиатдинов Риналь, Герасимов Денис, Нарбеков Наиль, Галеев Раиль номинацияләрдә җиңүче булдылар.