Шәрләрәмә авыл җирлегендә Җиңү көнен бәйрәм итү
Бөек Җиңунең 77 еллыгы уңаеннан сугыш ветераннарының толларына һәм тыл ветераннарына азык- төлек пакетлары тапшырылды
Шәрләрәмә авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышы ветераннарына мемориаль такта урнаштырылды
Сарман районы делегациясе Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чарада катнашты.
4 нче май көнне «Җәлил гимназиясе»нең 11 нче сыйныф укучылары Бөек Җиңү хөрмәтенә «Хәтер бакчасы» халыкара акциясендә катнаштылар. Һәр агач-тыныч буыннарның Хәтер һәм рәхмәт символы.
Бүген, Югары Чыршылы авылында, Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды. Авыл җирлеге башлыгы Камалетдинов И. Н.һәм район Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Харисов А.М. тыл хезмәтчәннәрен һәм авыл халкын бәйрәм белән котладылар. Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре бәйрәм концерты әзерләделәр.
Бүген Азалак авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган тантаналы митинг үткәрелде. Авыл җирлеге башлыгы Габдулгазизов И.Г., Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Вәлиев Ф.Ә. тыл хезмәтчәннәрен бу күркәм бәйрәм белән котладылар. Авыл халкына иң изге теләкләр яңгырады. Мәктәп укучылары һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре чакырылган кунаклар өчен бәйрәм концерты әзерләделәр. Митинг хәйкәл янына веноклар, чәчәкләр салу белән һәм бер минутлык тынлык белән тәмамланды. Җиңү көне белән!
Бөек Җиңү көне белән котлап, барыгызга да тынычлык, бәхет-шатлык, сәламәтлек телибез.
Димитарлау авылында Бөек Ватан сугышында катнашучылар истэлегенэ куелган һәйкәлгә чәчәкләр салынды.