7 нче санлы "Ләйсән" балалар бакчасы коллективы Җиңү көненә багышланган митингта катнашты.
Бүген Җәлил бистәсендә Җиңү көненә багышланган тантаналы митинг узды. Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасы коллективы бу чарада актив катнашты.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы алдыннан, кичә, 8 май көнне, «Җәлил поселогы» муниципаль берәмлеге башлыгы Кәримов Р.А. Сарман районы башлыгы Хөснуллин Ф. М. исеменнән һәм үз исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераны Исмәгыйлев Габделәхәт Гыйльфанетдин улын котлады. Концерт номерлары белән ветеранны Җәлил мәдәният йорты хезмәткәрләре сөендерде.
Очрашу барышында Исмәгыйлев Габделәхәт Гыйльфанетдин улы сугыш һәм сугыштан соңгы еллардагы тормыш хатирәләре белән уртаклашты. Кунаклар ветеранны якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар һәм аңа нык сәламәтлек теләделәр.
9 Май-фашист Германиясен Җиңү Көне-иң мөһим, дулкынландыргыч һәм данлы бәйрәмнәрнең берсе.
Район халкын Җиңү көне белән Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин котлады. Бәйрәм шатлыгын Татарстан Республикасы Суд департаменты идарәсе башлыгы урынбасары Рамил Рамазанов уртаклашты һәм район халкына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның бәйрәм котлавын тапшырды.
Тантаналар кысаларында район оешмалары тарафыннан бизәлгән машиналар парады, район оешмаларының бәйрәм колоннасы йөреше узды. Ял паркында илебез азатлыгы өчен башларын салган каһарманнар истәлегенә мемориаль комплекс янында митинг узды.
Чаралар бәйрәм концерты, спорт уеннары белән дәвам итте.
Хөрмәтле райондашлар! Кадерле ветераннар!
Районыбыз кунаклары!
Сезне Бөек Җиңүнең 77 еллыгы белән чын күңелдән тәбрик итәм.
9 Май – иң бөек бәйрәм. Ватаныбыз тарихында гына түгел, бар дөнья тарихында аның әһәмияте бик зур.
Утлы елларда бөтен ил белән бергә Сарман халкы да Ватанны саклаучылар сафына баскан. Районыбызның 9 меңнән артык улы һәм кызы фронтка китте. 7 меңгә якын якташыбыз яу кырында ятып калды.
Без, бүгенге буын, Бөек Җиңү көнен якынайткан, Ватаныбыз өчен гомерләрен биргән батырларның якты истәлеге алдында баш иябез. Сугыш ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә, солдат толларына, сугыш елы балаларына чиксез хөрмәтебезне һәм рәхмәтебезне җиткерәбез.
Хөрмәтле райондашлар! Җиңү безгә тыныч тормыш бүләк итте. Куанып яшәү, балалар үстерү, бәхетле булу мөмкинлеге бирде. Тынычлыкның кадерен белик.
Барыгызга да имин тормыш, бәхет-шатлык, сәламәтлек телим. Бәйрәм белән!
Ләшәү Тамак авыл җирлегендә Җиңү көнен бәйрәм итү
Район башлыгы Фәрит Хөснуллин икенче бишкөнлек нәтиҗәләре буенча чәчү кампаниясенең алдынгы механизаторларын бүләкләде.
Кәүҗияк авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышы ветеранын һәм тыл хезмәтчәннәрен котлау
Буген Алан авылында Бөек Җиңү көне уңаеннан бәйрәм чаралары утте.
Кәүҗияк авыл җирлегендә Җиңү көнен бәйрәм итү