ЯҢАЛЫКЛАР


21
май, 2025 ел
чәршәмбе

Сарман муниципаль район Башлыгы Фәрит  Мөнәвир улы Хөснуллин Татарстан Экология министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе Башлыгы Олег Валентинович Юрьев белән очрашты.

"Аулак өй - көрәш" регионара бәйгесенең зона этабында 1 нче санлы «Кояшкай» балалар бакчасы «Музыкаль команда» номинациясендә җиңүче булды.

20 нче  май көнне "Җәлил гимназиясе" ндә мәктәп ата-аналар җыелышы булып узды. Чарага барлык сыйныф укучыларының ата-аналары, предмет укытучылары һәм мәктәп администрациясе вәкилләре җыелды. Балалар иминлеге мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. Шулай итеп, заманның түбәндәге актуаль проблемалары җентекләп яктыртылды:

Зурлар төркемендә тәрбияләнүче Степанова Амиля "Батарейка җыю" акциясендә генә түгел, "Зоокайгырту" экологик акциясенә дә кушылды. 
#ЭкоЯз2025


20
май, 2025 ел
сишәмбе

Хезмәт - мәктәпкәчә яшьтән башлап иң мөһим тәрбия чарасы. Урта төркемдә тәрбияләнүчеләр белән бергәләп чәчәк түтәлләрен чүп үләннәреннән чистарттылар.

"Бакчада матурлык күбрәк булсын өчен, без чәчәкләр утырттык!" 🌹🌺🌱 
Әйләнә-тирә дөньяның матурлыгын тою балачактан башлана. Һәр баланың үз тирәсендә матурлыкны күрүе, аны тудыруы һәм саклавы бик мөһим.
Язгы җылы көннәр җитү белән балалар бакчасының чәчәк түтәлләрен бизәргә вакыт җитте. Бүген балалар тәрбиячеләр белән бергә үсемлекләрне алдан әзерләнгән туфракка утырттылар. Балалар агач утырту һәм чәчәкләрне карау системасы турында күп кенә яңалыклар белделәр, клумба гармонияле рәвештә булсын өчен иң туры килә торган урыннарны сайларга ярдәм иттеләр. Чәчәкләр - ул матурлык кына түгел, ә тере табигатьнең бер өлеше дә, аны сакларга,  арттырырга кирәк булуын үзләштерделәр.
Хәтфиләр, әтәчләр, петуниялар - бу һәм башка якты чәчәкләр хәзер безнең бакча хуҗаларын һәм кунакларны каршы ала.
 🌱🌱🌱
#экояз

Бүген Азалак төп гомуми белем бирү укучылары, укытучылары Шафигуллина Г.Ф. һәм Галимзянова Г.Р. җитәкчелегендә регионара “Аулак өй – көрәш” бәйгесенең зона этабында катнаштылар. Бөтендөнья татар конгрессы һәм ТР Журналистлар берлеге тарафыннан оештырылган әлеге проект халкыбызның йолаларын, гореф-гадәтләрен өйрәнү, татар әдәбияты классикларын уку максатыннан үткәрелде. Чараны проектның авторы, ТР Журналистлар берлеге әгъзасы, С.М. Җиһаншина алып барды. Укучылар Габдулла Тукай әсәрләре буенча төзелгән төрле биремнәр үтәделәр, йола күрсәттеләр, йөзек салыш уеннарын оста башкардылар һәм "Иң тырышлар командасы" номинациясендә дипломга лаек булдылар. Укучыларны әзерләүче укытучыларыбыз Шафигуллина Г.Ф. һәм Галимзянова Г.Р. дипломга лаек булдылар. Котлыйбыз!

Сарайлы мәктәбе укучылары регионара «Аулак өй-көрәш» бәйгесенең зона этабында катнашып «Милли традицияләрне саклаучы» команда булды.

«Лилия» балалар  бакчасы «Аулак өй – көрәш» төбәкара  бәйгедә катнашты.

19 май - Россия балалар иҗтимагый оешмалары көне.

19 майда СССРда пионерлар хәрәкәте бәйрәме - Көн рәсми рәвештә билгеләп үтелде
пионерлар.

Бу көнне иң яхшы укучыларны пионерларга кабул иттеләр, һәр сыйныфның уку һәм иҗтимагый тормышына йомгак ясадылар, иң яхшы пионер отрядларын игълан иттеләр һәм дәртләндерделәр. Ә кичен зур ут янында гитара астында пионер, патриотик, хәрби һәм туристик җырлар җырланды.

"Үзгәреш җиле" һава еланнары фестивале.

"Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбе" балалар иҗтимагый берләшмәләре белән тәрбия һәм хезмәттәшлек буенча директор киңәшчесе Р.А. Хусаинова җитәкчелегендә "Үзгәреш җиле" һава еланнары фестивале оештырылды.
Мәктәп укучылары ата-аналары һәм педагоглары ясаган еланнарны күпләп җибәрделәр.

Бүгенге бәйрәм балалар иҗтимагый хәрәкәтләрендә катнашучыларның дуслыгын, балалар һәм өлкәннәрнең үзара аңлашуын символлаштыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International