ЯҢАЛЫКЛАР


20
май, 2025 ел
сишәмбе

"М.Рәмзи исемендәге Әлмәт урта гомуми белем бирү мәктәбе"нең 3 нче сыйныф укучылары әти-әниләре белән берлектә Сарманда Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеенда булдылар. Экскурсия Җиңү көнен бәйрәм итү кысаларында һәм үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде.

2а һәм 2б сыйныф укучылары бүген Җәлил музыка мәктәбендә халык уен кораллары ансамбленең хисап концертында кунакта булдылар .

19 май көнне мәктәптә гомуми ата-аналар җыелышы булды. 

Татар халкының әби-бабайлардан калган гореф-гадәтләрен яңарту, халкыбызның милли традицияләрен яшь буынга да җиткерү, гореф-гадәтләр аша туган телебезгә мәхәббәт хисләре уяту максатыннан төрледән-төрле чаралар оештырылып тора. Шундый чараларның берсе бүген Сарман гимназиясендә "Аулак-өй көрәш" исеме астында узды.Сарман авылының дүрт балалар бакчасы әлеге төбәк-ара бәйгесендә  көч сынашты. Командалар үзләре белән таныштырдылар, Г.Тукай әсәрләреннән  алынган рәсемнәрне пазл  итеп төзеделәр, йола күренеше сәхнәләштерделәр, «Йөзек салыш» уенының биремнәрен үтәделәр.  “Сандугач” балалар бакчасының “”Өмәчеләр” командасы жюри әгъзаларына бик тә эчтәлекле, күңелле “Орчык өмәсен” күрсәтте. Бәйгене йомгаклап ,барлык бакча балалары бергә «Туган тел» җырын башкардылар. Барлык биремнәрне уңышлы гына үтәп чыгып,  “Сандугач” балалар бакчасы “Милли мирасны саклаучылар” номинациясендә җиңү яуладылар.

 

Бүген Сарман гимназиясендә Регионара «Аулак өй-көрәш» бәйгесенең зона этабы узды. Проект «Бөтендонья татар конгрессы» төбәкара ижтимагый оешмасы ярдәмендә тормышка ашырылды. Проектның житәкчесе ТР журналистлар берлеге әгьзасы С.М.Жиһаншина балаларга төрле сынаулар әзерләгән, шуна карамастан зурлар төркеме барысында җиренә җиткереп бәйгелэрне җинеп чыктылар. Һәм «Иң театраль команда» номинациясенә лаек булдылар. Зурлар төркемен әзерләгән тәрбиячеләр: Гайсина В.А., Миннуллина Р.К, музыка җитәкчесе Фаттахова Г.Ф.га, булышкан эти-энилэргэ зур рәхмәтләребезне җиткерәбез .

20 нче май көнне Мөхәметшиннар гаиләсе бергә гаилә корып яши башлауларына 60 ел, бриллиант туйларын, бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр. Өйләре озак елларга уңайлы һәм җылы булып калсын, туганнарының, якыннарының җылысы, кайгыртучанлыгы, игътибары белән тулсын. Аларны истәлекле гомер бәйрәмнәре белән Азалак авыл җирлеге башлыгы И.Г.Габдулгазизов һәм авылдашлары тәбрикләделәр. Юбилярларга ныклы сәламәтлек, озын гомер теләделәр.

 

"Мәгариф флагманнары" проектында «Медиа " конкурс трегына гаризалар кабул итү ачылды һәм трек буенча белем бирү курсы башланды «Россия – мөмкинлекләр иле» коммерцияле булмаган автоном оешмасы «мәгариф флагманнары» проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Медиа»конкурс трегын эшләтеп җибәрде. 2025 елда проектның мөһим бурычлары булып педагоглар арасыннан җәмәгатьчелек фикере лидерларын формалаштыру, шулай ук студентларның һәм мәгариф өлкәсе хезмәткәрләренең медиаграмоталылыгын арттыру тора. 2025 елның 5 маенда теркәлгән катнашучылар өчен түбәндәге белем бирү курсы ачылды:

• вебинарлар,

• конспектлар,

• гамәли биремнәр,

• үзара эшчәнлекнең төрле форматлары.

Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2025 елның 19 маеннан 2 июненә кадәр «суд приставлары — балаларга»Бөтенроссия акциясе уздыра. Чара Россиянең барлык төбәкләрендә, Татарстан Республикасын да кертеп, узачак һәм алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыруга һәм җәмәгатьчелек игътибарын балалар хокукларын яклауга җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

Өлкән төркемдә бу бөҗәкләргә багышланган тематик көн узды. Балалар белән бөҗәкләр турында әңгәмә үткәрелде, балалар һәр бөҗәкнең әйләнә-тирә дөньяда билгеле бер роль башкаруын белделәр. Балалар табышмакларны чиштеләр, бал кортлары җырын кызыксынып тыңладылар, М.Бородицкаяның «бал кортлары белән сөйләшү», в. Бианканың «кырмыска өйгә ашыкты» кебек әсәрләре белән таныштылар. Бөҗәкләрне кызыксынып күзәттек, өйрәндек. Көн азагында балалар аппликация ясадылар "Хезмәт сөючән бал кортлары".Тематик көн балаларга зур рәхәтлек һәм күп тәэсирләр китерде.

Бүген Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин гражданнарны кабул итте. Кабул итүгә язылучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

Кабул итү атна саен сишәмбе көнне 14.00 сәгатьтә алып барыла, алдан язылу өчен телефон: 2-42-75.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International