ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2025 ел
пәнҗешәмбе

2025 нче елның 15  нче маенда 1нче санлы “Кояшкай” балалар бакчасында Халыкара гаилә көненә багышланган чаралар узды.

💕15 май- Халыкара гаилә көне.

ГАИЛӘ-ул дөньяда яшәүче парларга бердәнбер, кабатланмый торган ышаныч, терәк урыны. Кош канаты-пар белән, ир канаты-яр белән.

💕ГАИЛӘ- ул җан тынычлыгы таба торган урын.

💕ГАИЛӘ- ул бик нык яраткан эшеңне эшләп арыганнан соң, йөрәгеңә тынычлык, шифа бирә торган бик изге бер урын.

💕ГАИЛӘ- ул менә шушы дөнья мәшәкатьләреннән, борчуларыннан, дөнья тигезсезлеге, гаделсезлек, хәсрәтләнүләрдән ял итә торган урын.

💞ГАИЛӘ -5 хәрефтән генә торган шушы сүздә нинди тирән мәгънә ята. ГАИЛӘ ул- Әти-Әни, балалар, баш өстендә бер түбә, бер ук фамилияләр, озын, буыннан- буынга өзелмичә дәвам итүче тирән тамырлы нәсел җебе.

Барыгызны да Халыкара гаилә көне белән кайнар котлыйбыз!

Гаиләләрегезгә иминлек,муллык, татулык,дуслык, ныклы саулык-сәламәтлек телибез!💕

Балаларыгызның, оныкларыгызның куанычын, игелеген күреп яшәргә язсын! Бәйрәм белән!❤️💖

Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 11нче районара инспекциясе Россия Федераль салым хезмәтенең «Салымнар-минем һәм уртак киләчәккә безнең инвестицияләр» манифесты кысаларында, шулай ук салым законнарын бозуларны кисәтү максатларында Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты, район прокуратурасы, финанс-бюджет Палатасы, авыл җирлекләре башлыклары һәм Сарман муниципаль районы салым түләүчеләре катнашында эшлекле очрашу үткәрде. Очрашуда дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә күрсәтү, бурычларны җайга салу, контроль-касса техникасын алып бару, бизнесны бүлгәләү һәм башкалар турында мәгълүмат җиткерелде.салым түләүчеләрнең проблемалы мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин төзелеш һәм капиталь ремонт объектларын карап чыкты, эшләрнең барышы белән танышты, подряд оешмалары вәкилләре белән очрашты.

Гаилә көне уңаеннан Олы Нөркәй урта мәктәбенең тәрбия буенча директор киңәшчесе Әхәтова Л.Ф. башлангыч мәктәп укучылары өчен искиткеч әңгәмә үткәрде.

Бүген Җәлилнең 1нче мәктәбендә "Шәфкать" комплекслы үзәге һәм ПДН белгечләре белән очрашу узды. Рузилә Илшатовна мәктәптә буллинг профилактикасы турында сөйләде, террорчылык мәсьәләләренә кагылды. Шәфкать үзәге белгече 6,8 сыйныф укучыларына "Терроризм-җәмгыятькә куркыныч"турында җентекләп сөйләделәр.

«Лилия» балалар бакчасында тәрбияләнүче Хәсәншина Мәрьям һәм Шәкүров Альмир «Акыллы Уеннар» проекты кысаларында өстәл уеннары буенча республика чемпионатында катнаштылар.  

15 нче майда "Җәлил гимназиясе" укучылары Азнакай политехник техникумында булдылар

«Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗның Әлмәт филиалы 2025 елның 12 маеннан 23 маена кадәр гражданнарга балалар ялы хезмәтләренең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы, шулай ук Сарман районы халкы өчен балалар товарларының куркынычсызлыгы һәм сыйфаты мәсьәләләре буенча консультацияләр үткәрә. Килеп туган сораулар буенча сез эш көннәрендә 08.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр; 13.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр телефоннар аша консультация ала аласыз: 8 (85559) 2-44-64, 8 (85558) 7-22-75, 7-22-77.

Республиканский конкурс #ЭКОВЕСНА
Номинация "ЭКОКОМАНДА"
7 атна "ЗооЗабота".
Семинеев Айзат каз бәкәләрен карый. 
#ЭКОВЕСНА2025
#ЭКОЯЗ2025
#ЭКОКОМАНДА
#МБДОУЯНУРУСОВСКИЙДЕТСКИЙСАД


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International