2025 елның 14 маенда "Сарман гимназиясе" МББУ базасында «юлларда куркынычсызлык нигезләрен өйрәтү буенча иң яхшы педагог»Республика конкурсының муниципаль этабына йомгак ясалды.
2025 елның апрелендә мәктәп укучылары арасында Казан шәһәре паркыннан telegram-ботлар эшләү буенча республика онлайн хакатоны узды.
Безнең мәктәптә янгын чыккан очракта Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбе бинасыннан кешеләрне эвакуацияләү буенча уку күнекмәләре узды.
Җәлил бистәсенең 3 нче “Аленушка” балалар бакчасында “Мин хәтерлим, мин горурланам!” дигән шигырь укучылар конкурсы узды. Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланды. Бәйгенең төп максаты - мәктәпкәчә яшьтәге балаларда Ватанга, Бөек Ватан сугышы геройларына патриотик хисләр тәрбияләү иде. Конкурста 4 яшьтән 7 яшькә кадәрге 22 бала катнашты. Балалар сугыш турында, солдатлар турында, җиңү турында шигырьләр укыдылар. Бәйгегә барысы да җитди әзерләнделәр: сугыш кайгыларын һәм газапларын шигырьләрдә тапшырырга тырыштылар, искиткеч матур чыгыш ясадылар, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Барлык катнашучыга да дипломнар тапшырылды.
Сарман районы балалар бакчалырыннан 16 бала катнашты. Бәйгедә безнең балалар бакчасының зурлар төркемендә тәрбияләнүче Төхвәтуллина Динара төрле сынауларда уңышлы чыгыш ясап "Иң күркәм кыз" номинациясендә җиңү яулады! Динараны котлыйбыз, аңа алга таба да уңышлар телибез!
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы, Ватанны саклаучылар елы кысаларында мәгариф бүлегенең "Җиңүнең 80 еллыгына 80 патриотик эш" планын тормышка ашыру йөзеннән, МБГББУ “А.Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе»нең "Юнармия " һәм"Беренчеләр хәрәкәте "ндә катнашучылар тыл ветераны Ямалиев Намус Афзалетдин улын Җиңү көне белән котладылар. Алар Намус абыйга .истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Намус абый сугышның авыр еллары турындагы истәлекләре белән уртаклашты, тылдагы эше һәм һәр гражданның фашизмны Җиңүгә керткән өлеше турында сөйләде.
1 нче "Каенкай" МББМУНЕҢ "искорки добра" экологик агитбригадасы "Эко-2025" экологик конкурсында катнашты. "Минем планета" чарасының максаты-укучыларда, ата-аналарда, педагогларда экологик культура һәм актив тормыш позициясен формалаштыруны дәвам итү.
МБГББУ «Җәлил гимназиясе» ндә «Ветеран белән ял көннәре» акциясе уза. Ул сугыш, хезмәт ветераннарына һәм пенсионерларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
13 май көнне безнең гимназия кунаклар кабул итте: Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министры урынбасары-Фәттахов Рафаэль Мәхмүт улын,Сарман муниципаль районы башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улын, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары - Сәхипова Индира Рәис кызын,авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы-Сәхүриев Николай Иван улын,мәгариф бүлеге җитәкчесе -Исмәгыйлева Гөлназ Тәлгать кызын. Алар агроклассларның эшчәнлеге белән таныштылар.Рафаэль Мәхмүт улы үзенең бүләген тапшырды.
Республиканский конкурс #ЭКОВЕСНА
Номинация "ЭКОКОМАНДА"
6 атна "ЗооЗабота ".
#ЭКОВЕСНА2025
#ЭКОЯЗ2025
#ЭКОКОМАНДА
#МБДОУЯНУРУСОВСКИЙДЕТСКИЙСАД