«Сарман» кинотеатры бинасында «БЕРДӘМ РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясенең Сарман җирле бүлегенең XXXIII конференциясе узды. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә –Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль берәмлекләренең вәкиллекле органнары депутатлыгына кандидатларны яшерен тавыш бирү юлы белән күрсәтү.
Конференция җирле хакимият органнарына сайлауларда партияне тәкъдим итәчәк кандидатларны раслады. Конференция барышында районның социаль-икътисадый үсешен дәвам итүнең һәм «БЕРДӘМ РОССИЯ» халык программасын гамәлгә ашыруның мөһимлеге ассызыкланды.
Бүген район Советының утырышлар залында Сарман муниципаль районының Наркотикларга каршы комиссиясе утырышы узды. Утырышны Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин алып барды.
Көн тәртибенә 3 мәсьәлә кертелгән иде.
Беренче мәсьәлә буенча «Мак-2025» операциясен уздыру чорында ведомствоара хезмәттәшлек бурычлары турында». 2025 елның 6 аенда наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы тору эшенең торышы турында" Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман буенча бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге башлыгы Айдар Азһәм улы Гатиятуллин чыгыш ясады.
Икенче мәсьәлә буенча "Җирлекләрнең кыргый үсемлекләр учакларын юк итү эше турында" Зур Нөркәй авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Әсхәт Нәзхәт улы Сабитов сөйләде.
Көн тәртибендәге өченче мәсьәлә буенча «Наркотикларсыз тормыш» айлыгы нәтиҗәләре турында Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Газинур Азгат улы Габидуллин һәм яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Руслан Хәмбәл улы Гыйльфанов сөйләделәр.
Юл хәрәкәте кагыйдәләре атналыгы кысаларында 1 кече төркемдә балалар белән «Кечкенә җәяүле кагыйдәләре», «Светофор — безнең дустыбыз», «Балалар кайда уйнарга тиеш» дигән әңгәмәләр һәм уен ситуацияләре үткәрелде.
Бүген, 30 июнь көнне, «Җәлил гимназиясе» ндә тантаналы чара узды — тугызынчы сыйныфны тәмамлаучылар күптән көтелгән өлгергәнлек аттестатларын алдылар.
Бүген районда чыгарылыш кичәләре үтә. 114 унберенче сыйныф укучылары зур тормышка аяк басалар. Тантаналы чара аграр көллиятне тәмамлаучылар өчен дә оештырыла.
Район мәдәният йортында үткән кичәдә Сарман урта мәктәбе һәм гимназиясе, Петровский Завод, Морад Рәмзи исемендәге Әлмәт, Зур Нөркәй, Саклаубаш урта мәктәпләре укучылары, аларның әти-әниләре, мәктәп директорлары, сыйныф җитәкчеләре, якыннары катнаштылар. Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова егетләргә һәм кызларга уңышлар теләде, алтын һәм көмеш медальләр ияләренә урта белем турында аттесттатлар тапшырды. Бердәм дәүләт имтиханнарында йөз балл җыюга ирешүчеләр район башлыгы Фәрит Хөснуллинның акчалата бүләгенә лаек булдылар.
– Барыгызны да тормышыгыздагы мөһим вакыйга белән тәбриклим. Үзегез теләгән уку йортларына керергә, авырлыклардан курыкмаска телим, – диде Индира Рәис кызы.
Аннан соң сүз мәгариф бүлеге начальнигы Гөлназ Исмәгыйлевага бирелде.
– Ун укучыбыз – алтын, ундүрт кеше көмеш медальләргә лаек булдылар. Алар тапшырган унике бердәм дәүләт имтиханнарының җидесе буенча нәтиҗәләр республика буенча уртача күрсәткечләрдән югарырак булдылар. Өч укучы имтиханнарны йөз баллга тапшырдылар. Бу – район тарихында беренче очрак, – диде җитәкче.
Егетләрне һәм кызларны шулай ук мәктәп директорлары котладылар, аларга аттестатлар тапшырдылар. Сыйныф җитәкчеләре, әти-әниләр дә котлауларга кушылдылар. Традицион биюләр булды, «унберләр», мәктәп белән саубуллашу билгесе буларак, күккә төрле төсле шарлар очырдылар. Хәерле сәгатьтә, яшьләр!
Мәктәп белән хушлашу, олы тормыш юлына аяк басу – һәр кеше гомерендә булган матур вакыт. Бу – зур өметләр, ачышлар һәм планнар чоры.
Мәктәптә сез 11 ел буена белем алдыгыз. Алдагы тормышыгызда нинди генә югары үрләр яуласагыз да, нинди һөнәр иясе булсагыз да, сезне укый-язарга, яхшыны яманнан аерып танырга, тормыш мәгънәсен аңларга өйрәткән укытучыларыгызны онытмагыз.
Шуңа күрә замана таләпләренә туры килгән сыйфатлы белем алырга тырышыгыз, бәхетле булыгыз, сәламәт булыгыз. Ә алга таба тырыш хезмәтегез, уңышларыгыз белән үзебезнең Сарман районын еракларга танытырсыз дип ышанып калам. Сезгә мәктәптә сыналган ныклы дуслык юлдаш булсын, укытучыларыгызның, әти-әниләрегезнең акыллы киңәшләре ярдәм итсен, барлык уй-хыялларыгыз чынга ашсын. Сезгә чын күңелдән зур уңышлар телим.
Хәерле юллар сезгә!
Кадерле Сарман районы егетләре һәм кызлары! Сезне чын күңелдән сезне Яшьләр көне белән котлыйм!
Бу көн – энергия, хыяллар һәм якты киләчәккә өметләр белән тулы үзенчәлекле көн. Сезнең яшьлегегез – ачышлар, кыю планнар һәм кыю казанышлар чоры. Сез – районыбызның этәргеч көче, безнең илһам һәм горурлыгыбыз.
Яшьлек – ул яшь кенә түгел, ул күңел халәте. Бу – үз көчеңә ышану, кыенлыкларга карамастан, алга барырга әзер булу һәм һәр мизгелдә гүзәллекне күрә белү. Сезнең юлыгыз матур буяулар, кызыклы вакыйгалар һәм игелекле кешеләр белән бизәлсен.
Хыялларыгызда кыю булыгыз, тәвәккәлләргә һәм яңаны сынап карарга курыкмагыз. Исегездә тотыгыз, уңышка ирешү өчен сезнең бөтен мөмкинлекләрегез дә бар. Үзегезгә ышаныгыз, тормышны яратыгыз һәм бу дөньяны яхшырак итегез!
Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм бетмәс-төкәнмәс оптимизм телим.
Чыгарылыш кичәсе-һәркемнең тормышында онытылмаслык вакыйга.
Бүген район Үзәк ял паркында Яшьләр көне уңаеннан зур чара үтә. Аның кысаларында кул көрәше буенча ярышлар, гаиләләр арасында эстафета, «Алдынгылар Хәрәкәтенең» җирле бүлекчәсе тарафыннан флешмоб оештырылды, остаханәләр эшләде.
Яшьләрне бәйрәм белән Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Руслан Хәмбәл улы Гыйльфанов тәбрикләделәр, алдынгыларга, чара кысаларында оештырылган уеннарда катнашучыларга һәм призерларга Рәхмәт хатлары, истәлек бүләкләре тапшырдылар. Кичәнең махсус кунагы Казан шәһәреннән «Ямьле» төркеме чыгыш ясады.
Янурыс авыл җирлегендә чокырларны ремонтлау.