ЯҢАЛЫКЛАР


15
апрель, 2026 ел
чәршәмбе

Безнең дус һәм хезмәтсөючән коллектив районкүләм өмәдә бик теләп катнашты. Без ТАССР паркында урнашкан балалар мәйданчыгын чүп-чардан һәм коелган яфраклардан чистарттык, моннан тыш, ял итү зонасын тагын да уңайлырак итү өчен, мәйданчык өслеген яхшылап себердек, шулай ук паркның төрле өлешләрендә җыелган барлык чүп-чарны җыеп алдык. Уртак тырышлык нәтиҗәсендә территория сизелерлек үзгәрде һәм чистарып калды.

"Кояшкай" 1 нче номерлы балалар бакчасында йөрүче  балалар "ЭкоЯз 2026"  Республикакүләм бәйгесендә актив катнашалар.

Сарман гимназиясенең 1 нче сыйныф укучылары белән Космонавтика көненә багышланган интерактив чара үткәрдек. Кечкенә кунакларыбыз белән бергәләшеп галәм буенча сәяхәткә киттек! Ләкин сәяхәткә кузгалганчы без иң мөһим мәгълүматлар белән таныштык. Балалар бик югары әзерлек күрсәттеләр һәм без хәтта ачык космоска да чыктык.

Бүген Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге баш белгече Мифтахова Лилия Илшат кызы рәислегендә салымнар һәм җыемнар буенча бурычларны түләтү буенча ведомствоара комиссия утырышы булды.

Утырышта Сарман муниципаль районы участок прокуроры Антон Александрович Рогачевский , Сарман муниципаль районы өлкән суд приставы Гүзәл Әхмәдулла кызы Фәрхетдинова, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Лилия Ивановна Шәрипова, финанс бюджет палатасының бюджет бүлеге начальнигы Айгөл Нургали кызы Таепова, Сарман муниципаль районы Советының әйдәүче белгече Ләйсән Мирзаһит кызы Әхмәтҗанова катнашты.

Россия Почтасы һәм «Леман ПРО» йортын ремонтлау һәм төзекләндерү өчен товарлар ретейлеры хезмәттәшлекне киңәйтә. Хәзер якындагы почта бүлекчәләрендә онлайн-заказларны Россия төбәкләре халкы, шул исәптән аз санлы һәм ерак торак пунктлар да ала алачак.

Товарлар китерелә торган почта бүлекчәләренең күбесе 50 000 кешедән азрак халкы булган зур булмаган шәһәрләрдә һәм авылларда урнашкан, анда күптән түгел генә электрон коммерция заказларына керү мөмкинлеге чикләнгән иде.

Почта бүлегендә сатып алуны алу өчен онлайн-заказны рәсмиләштергәндә алуның шундый ысулын сайларга кирәк. Әлегә бу хезмәт 30 кг га кадәр авырлыктагы һәм төргәкнең өч ягының гомуми озынлыгы 180 см дан артмаган посылкалар өчен мөмкин.


14
апрель, 2026 ел
сишәмбе

Аязучан болытлы һава. Башлыча явым-төшемсез. Җил төньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан 6-11 м/с, урыны белән тизлеге 15-18 м/с ка кадәр җитә. Төнлә һаваның минималь температурасы +2..+6˚. Көндез максималь температура +12..+16˚.

Музейда чираттагы мавыктыргыч һәм бик күңелле чара үтте. Бу юлы Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2 а сыйныфы укучылары белән очрашуыбызны очсыз-кырыйсыз галәмгә, аның серләрен чишуче галимнәргә, космоска очучы герой шәхесләргә, кыскасы Космонавтика көненә багышладык. Әлегә темага бәйле яңа фактлар белеп, башваткычлар чишеп, һәркем үзенең “галәмен” рәсемгә төшереп, флешмобларда катнашып, хәтта ачык космоска чыгып янәдән космик корабльга утырып әйләнеп кайттык. Килегез, бездә һәрвакыт күңелле!!!


13
апрель, 2026 ел
дүшәмбе

10 нчы апрель көнне Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасы коллективы герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган предприятиеләр һәм учреждениеләр арасында "Талантлар фестивале" үзешчән сәнгать смотр-конкурсында катнашты һәм "Вокаль ансамбль" номинациясендә lll урынга лаек булды. Тәрбиячебез Габидуллина Миләүшә Илдар кызы "Нәфис сүз"номинациясендә җиңүче булды. Бу осталыкны, артистлыкны һәм әдәбиятка мәхәббәтне югары бәяләү. Мондый уңыш педагогның нәфис сүз белән эшләүдә профессиональлеген илһамландыра һәм ассызыклый! 

"Лилия" балалар бакчасында космонавтика көне

13 апрель көнне 6 нчы Б сыйныфында индивидуаль проект эшләрен яклау булып узды. Яклауда укучылар үзләренең проект эшчәнлеге, халык алдында чыгыш ясау, теманың тирәнлеген ачу күнекмәләрен күрсәттеләр. Балаларны тыңлау, аларның балкып торган күзләрен һәм йөзләрен күрү кызык иде. Алтынчы сыйныф укучыларын уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International