ЯҢАЛЫКЛАР


27
июнь, 2025 ел
җомга

Бүген район Үзәк ял паркында Яшьләр көне уңаеннан зур чара үтте. Аның кысаларында кул көрәше буенча ярышлар, «Алдынгылар Хәрәкәтенең» җирле бүлекчәсе тарафыннан флешмоб һәм гаиләләр арасында эстафета оештырылды. Безнең бакчадан Алия Сафина һәм аның тормыш иптәше дә катнашмый калмадылар. Алар, районыбызның башка гаиләләре белән көч сынашып, 3 нче урынга лаек булдылар. Чын күңелдән котлыйбыз!

Бүген Сарман мәдәният йортында Медицина хезмәткәре көненә багышланган тантаналы чара узды. Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин тантанада өлкә хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, фидакарь хезмәтләре, районда яшәүче һәр кешенең сәламәтлегенә һәм иминлегенә бәһасез өлеш кертүләре өчен тирән рәхмәт белдерде. Фәрит Мөнәвир улы сәламәтлек саклау хезмәткәрләренә бүләкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.


26
июнь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Сарман муниципаль районы делегациясе район Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин җитәкчелегендә «БЕРДӘМ РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсенең XXXVIII конференциясе эшендә катнаша.

Бүген мәктәбебездә мөһим вакыйга — 9 нчы сыйныфны тәмамлаучыларга аттестатлар тапшыру тантанасы булды.

1 нче санлы «Кояшкай» балалар бакчасында «Хастаханә» сюжетлы – рольле уены. 

26 июнь көнне Җәлил бистәсенең Мәдәният сарае мәйданында Яшьләр көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.

Яшьләр көне аерым энергетикага бай булды, ә бәйрәмне оештыручылар бистәдә яшәүчеләрне һәм кунакларны биюләр, күңелле конкурслар һәм якты концерт программасы белән сөендерделәр. Катнашучылар бик теләп үзләренең яраткан хитларына кушылып җырладылар. Бәйрәмнең яшь кунаклары өчен батутлар, тәм-томнар һәм уенчыкларның сәүдә рәтләре оештырылды.

 

Бәйрәм яшьләр дискотекасы белән тәмамланды.

Җылы чорда без балалар белән урамда зарядка ясыйбыз, димәк, чыныгабыз, сәламәтлегебезне ныгытабыз һәм заман белән бергә атлыйбыз. Балалар биергә яраталар һәм заманча балалар җырлары ритмына бик теләп музыкаль-ритмик хәрәкәтләр башкаралар. Бүген иртәнге зарядкага өлкәннәр дә кушылды. Иртәнге күңелле гимнастика балаларда гадәт һәм көн саен иртән физик күнегүләр ясау ихтыяҗы тәрбияләнүе белән дә мөһим. Бу файдалы гадәт кешедә гомер буе саклана, ә музыка, саф һава, яхшы кәеф, тугры дуслар Сәламәтлеккә юл тоталар!

МБМББУ "Янурыс балалар бакчасы" на кунакка керпе килде. Балалар белән аны күзәттек. 

Бүген Җәлил поселогында Ситдыйков Роберт Фәрит улы белән хушлашу чарасы узды.

Ситдыйков Роберт Фәрит улы 1973 елның 25 гыйнварында Татарстан АССРның Азнакай районы Тархан авылында туа.

1 нче санлы Җәлил урта гомуми белем бирү мәктәбендә укый.

9 нчы сыйныфтан соң Саратов һөнәри-техник училищесына укырга керә.

1991-1993 елларда Таҗикстанда вакытлы хезмәт үтә.

2025 елның февралендә контракт төзеде.

Хәрби часть мотоукчылар батальонының мотоукчылар ротасының мотоукчылар взводының мотоукчылар бүлеге атучысы Ситдыйков Роберт Фәрит улы 2025 елның 3 мартында Донецк Халык Республикасы территориясендә махсус хәрби операция уздыру зонасында хәрби бурычны үтәгәндә һәлак булган.

Сарман районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин хәрби хезмәткәрнең якыннарын югалту ачысын уртаклашты, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде. Сугышчы истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.


25
июнь, 2025 ел
чәршәмбе

Бакчабызда тәрбияләнүчеләр һәр җәйне күңелле итеп үткәрәләр.

Бүген "Непоседы" төркемендә үсемлекләр көне узды. Әлеге чараның максаты балаларны якындагы үсемлекләр дөньясы белән таныштыруны дәвам итү иде. Тәрбияләнүчеләр белән үсемлекләрнең күптөрлелеге турында әңгәмә үткәрелде. Балалар исемнәрен кабатладылар, рәсемнәрне генә түгел, тере үсемлекләрне дә карадылар. Сәфәр вакытында балалар бакча территориясендәге чәчәкләргә сокланып карадылар. Ә кичен җыелган дару үсемлекләреннән "Яшел даруханә" плакаты ясадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International