Соңгы елларда Россия Федерациясендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә җитди проблема кискенләште-юридик затлар һәм гражданнар тарафыннан кәрәзле элемтә репитерларын (ретрансляторларын, «көчәйткечләрен») законсыз файдалану, бу офисларда, подвал бүлмәләрендә, металл ангарларда, профнастил белән тышланган йортларда кәрәзле элемтә операторларының база станцияләреннән радиосигналлар зәгыйфь булган кәрәзле элемтә операторларының сыйфатын яхшыртырга омтылу белән бәйле. Шулай ук корылмаларны база станцияләреннән зур ераклыкта урнаштырганда яисә урынның катлаулы рельефы булганда тавыш элемтәсенең сыйфаты җитәрлек булмавы һәм мобиль интернет тизлеге дә булырга мөмкин. Еш кына элемтә проблемасын күп абонентлар бинаның түбәсендә яки фасадында урнаштырылган тышкы кабул итү-тапшыру антенналы репитер сатып алып һәм урнаштырып мөстәкыйль хәл итәргә тырыша
22 июньдә, Хәтер һәм кайгы көнендэ, Җәлил бистәсе “Аленушка” балалар бакчасы хезмәткәрләре “Хәтер шәме”акциясендә катнашты. Бөек Ватан сугышы вакытында һәлак булганнар истәлегенә шәмнәр яндырылды.
1 нче номерлы санлы «Кояшкай» балалар бакчасында балалар Халыкара балалайка көнен билгеләп үттеләр.
Бүген Сарман муниципаль районында милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча ведомствоара эш төркеме утырышы узды.
Утырыш эшендә Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Рәис кызы Сәхипова, ир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Наил Нәҗип улы Миңнегулов, Сарман районы имам-мөхтәсибе Сәет хәзрәт, авыл җирлекләре башлыклары һәм җаваплы белгечләр катнашты.
22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне.Ул - тарихыбызның иң фаҗигале даталарының берсе.
1941 елның 22 июне кешелек тарихында иң дәһшәтле сугыш - Бөек Ватан сугышы башланган көн. Быел фашистлар Германиясен тар - мар итүнең 80 еллыгы билгеләп үтелде. Дүрт ел дәвам иткән сугыш Җиңү белән тәмамланса да, сугыш башланган көн илебезгә Хәтер һәм кайгы көне буларак ел саен билгеләп үтелә. Безнең балалар бакчасында да бу көнне искә алдылар.
22 июньдә, Хәтер һәм кайгы көнендэ, җәлилчеләр "Хәтер шәме" акциясенә кушылды. Бөек Ватан сугышы вакытында һәлак булганнар истәлегенә шәмнәр яндырылды
"Хәтер шәме" акциясе Мортыштамак авыл бистәсендә үтте
Җәйге перезагрузка" мәктәп яны лагере үз эшен төгәлләде.
22 июнь көнне, Хәтер һәм кайгы көнендә, Ләке авылының кечкенә рәссамнары асфальтта якты буяулар белән тынычлык турындагы хыялларын җиткерделәр
Хөрмәтле ветеранны туган көне белән Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин тәбрик итте.
«Сезнең гомер бәйрәме район өчен дә зур вакыйга. Районыбызда 101 яшен тутырган Бөек Ватан сугышы ветераны, мөхтәрәм аксакалыбыз булуы – бу үзе зур бәйрәм.
Сезне чиксез хөрмәт итәбез, горурланабыз.
Сугыш авырлыкларын үз җилкәсендә кичергән, сугыштан соң илне торгызуда армый-талмый хезмәт куйган буын вәкиле буларак Сездә ныклы ихтыяр көче сакланган. Бүгенге тыныч һәм матур тормышка канәгать булып, һәр туган иртәнең кадерен белеп яшисез.
Район үсешенә керткән шәхси өлешегез, күпьеллык намуслы хезмәтегез, тормыштан ямь табып, барчабызны сокландырып яши белгәнегез өчен олы рәхмәтемне җиткерәм. Бәйрәмегез белән котлап, иң изге теләкләремне юллыйм. Исән-сау булыгыз. Балаларыгыз, якыннарыгыз янәшәсендә бәхеттә, саулыкта, кадер-хөрмәттә шатлыклы гомер кичерүегезне телим,» - диде район Башлыгы.