Бүген Сарман муниципаль районында милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча ведомствоара эш төркеме утырышы узды.
Утырыш эшендә Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Рәис кызы Сәхипова, ир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Наил Нәҗип улы Миңнегулов, Сарман районы имам-мөхтәсибе Сәет хәзрәт, авыл җирлекләре башлыклары һәм җаваплы белгечләр катнашты.