Бүген Иске Кәшер , Урта Кәшер авылларында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган митинг узды, бәйрәм программасы әзерләнде. Чара ахырында Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар һәйкәленә веноклар салынды.
Бүген, 8 май, Азалак авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы митинг үткәрелде. Авыл җирлеге башлыгы Габдулгазизов И.Г., Сарман муниципаль районың контоль-хисап палатасы рәисе Хаҗиева Ф.М. тыл хезмәтчәннәрен бу күркәм бәйрәм белән котладылар. Авыл халкына иң изге теләкләр яңгырады. Мәктәп укучылары һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре чакырылган кунаклар өчен бәйрәм концерты әзерләделәр. Чарада мәктәп, балалар бакчасы коллективлары, авылда гомер итүчеләр, кунаклар һәм тыл ветераннары, СВО махсус операциясендә катнашучыларның әти-әниләре катнашты. Быел да, бәйрәм алдыннан Шыгай авылы хәйкәле янына яшь чыршылар утыртылды. Митинг хәйкәл янына веноклар, чәчәкләр салу белән һәм бер минутлык тынлык белән тәмамланды.
Җиңү көне белән!
Бөек Җиңү көне белән котлап, барыгызга да тынычлык, бәхет-шатлык, сәламәтлек телибез.
Буген Петровский Завод авылында тантаналы митинг узды.
Бөек Җиңү көне алдыннан Карашай Саклау авыл җирлегендә 9 Майга багышланган тантаналы чаралар узды.
Александровка авыл җирлегендә Бөек Ватан Сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды!!!
Бүген Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин җитәкчелегендәге делегация Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов катнашында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнаша. Делегация составында Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, Бөек Ватан сугышы ветераны Шәмгун Динмөхәммәтов, махсус хәрби операциядә катнашучы Айдар Арсланов, һәлак булган хәрби операциядә катнашучының хатыны Светлана Попова бар.
9 Май бәйрәме алдыннан Күтәмәле мәктәбе Бөтенроссия "Солдатка Посылка" патриотик акциясенә кушылды.
Акция махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларның рухын күтәрү һәм аларга ярдәм итү максатыннан үткәрелә. Бүген Россия хәрби хезмәткәрләре сугышларда батырлык һәм ныклык күрсәтәләр. Укучылар, ата-аналар һәм укытучылар сугышның барлык авырлыкларын үз җилкәләрендә күтәреп барган сугышчыларыбызга ярдәм итүгә әз булса да үз өлешләрен керттеләр. Посылка махсус хәрби операциядә катнашучы солдатның әнисенә тапшырылды. Безнең солдатларның әниләре - чын геройлар. Аларның мәхәббәте һәм ярдәме балаларына теләсә нинди авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә, рухи көч бирә.
Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган флешмобта катнаштылар
Георгий тасмасы - Россиядә Җиңү көненең төп символларының берсе. Бүген бәйрәмгә георгия тасмаларын киеп, кешеләр илебезнең азатлыгы өчен көрәшкән һәм безгә якты киләчәк бүләк иткән солдатларга үзләренең рәхмәтен белдерергә омтылалар. Традицияләргә мондый тугрылык бик мөһим, чөнки бу рус солдатларының батырлыгы беркайчан да онытылмаячак дигәнне аңлата. Безнең кызлар да "Георгий тасмасы "🎗️акциясендә катнашырга булдылар. #ГодщитникаОтечества #акциясе Георгиевскаяленточка #Бөек Җиңүнең 80 еллыгы