4 нче «Сандугач» балалар бакчасында балалар Сабантуе гөрләп узды. Анда барлык балалар да катнашты. Балалар халык уеннары уйнап һәм спорт ярышларында катнашып, үзләренең җитезлекләрен һәм осталыкларын күрсәттеләр. Балалар капчык киеп йөгерүдә, чүлмәк ватуда, кашыкка йомырка салып йөгерүдә, аркан тартышуда, «кем тизрәк суны ташып бетерүдә», күңелле эстафеталарда көч сынаштылар.Бәйрәмнән һәркем бүләк алып кайтып китте.