ЯҢАЛЫКЛАР


28
май, 2025 ел
чәршәмбе

1 нче санлы "Кояшкай" балалар бакчасында чыгарылыш иртәсе үтте.

Традиция буенча, 28 майда илебездә Чик сакчысы көне билгеләп үтелә. Бу көнне Сарманның Үзәк ял паркында тантаналы чара үткәрелде. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырагач, сүз район Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллинга бирелде. Ул чарада катнашучыларны бәйрәм белән тәбрикләде, Чик сагы ветераннарына Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. 
– Сезне чын күңелдән Чик сакчысы көне белән тәбрик итәм. Чик сакчылары элек-электән армиянең әһәмиятле өлеше булып тордылар. Илебезнең тынычлыгы сезнең уяулыктан, намуслы хезмәтегездән тора. Бүгенге көндә чик сакчыларының хезмәте тагын да әһәмиятлерәк. Сез ярдәмләшеп, дус-тату яшисез, районда үтә торган чараларда актив катнашасыз, яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүгә, махсус хәрби операциядә хезмәт итүче якташларыбызга гуманитар ярдәм күрсәтүгә зур өлеш кертәсез. Барысы өчен дә сезгә зур рәхмәт! – диде Фәрит Мөнәвир улы.
Аның сүзләренә Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссар Дашгын Гаджиевич Гасанов та кушылды, активларга Мактау грамоталары тапшырды. «Хәрби кардәшлек» оешмасы әгъзалары да котлаулардан читтә калмадылар. Алар хәтта махсус бәйрәм торты да пешерткәннәр иде. Җиңү Парадында катнашучы балалар да бүләксез калмадылар, гаскәр ветераннарына матур шигырьләрен бүләк иттеләр.
Ахырдан чик сакчыларына багышланган мемориалга тере чәчәкләр, тәкыялар салынды. Теләгән кешеләр солдат боткасыннан авыз иттеләр. Киләчәктә хәрбиләргә бәйрәмнәр уңаеннан гына очрашырга насыйп булсын иде!

"Күңелле балачак" мәктәп яны лагереның һәр көне иртәнге зарядкадан башлана.

27
май, 2025 ел
сишәмбе
Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Күңелле балачак" мәктәп яны лагеры эшли башлады

Безнең мәктәптә рәсми рәвештә мәктәп яны сәламәтләндерү лагере ачылуын шатланып хәбәр итәбез! 

Бүген «Лилия» балалар бакчасында чыгарылыш иртәсе узды. 

Районда Татарстан Республикасы авыллары халкының эшлекле активлыгын күтәрү буенча зона семинар-киңәшмәсе үтте. Безнең балалар бакчасы кунакларны Сабантуй булэклэре белэн каршы алдылар хэм бэйрэмгэ чакырдылар.

 

Әгәр бала төркемдә ялгыш егылса яки имгәнсә, тәрбиячеләр кемгә йөгерә? Ата-аналар алда торган прививкалар турында кайчан белергә кирәк дип кемгә мөрәҗәгать итә? Егетләр өчен тәмле һәм файдалы меню кем булыр? Барлык бу мәсьәләләрне дә шәфкать туташы хәл итәргә мөмкин. Әниләр һәм әтиләр балалар бакчасына үз сәгатьләрен тыныч кына ышанып тапшыра алалар, әгәр анда зур тәҗрибәле медицина хезмәткәре эшли икән, ул балаларны чын-чынлап ярата һәм аларга ярдәм итә белә.

Безнең шәфкать туташларыбыз Энҗе Хөрмәтулла кызы һәм авыл шәфкать туташы Фәйрүзә Рәис кызына рәхмәт әйтәсе килә.

Ярдәмегез өчен рәхмәт.

Игелегегез өчен,

Һәр мизгел һәм һәр сәгать өчен!

Шәфкать туташы булу - Сезнең бурычыгыз!

Сезгә балалар бакчасында телим

Бик зур шатлык белән эшлим!

Хезмәтегезгә шөкер!

Без сезнең белән горурлана гына алабыз. 🌺🫶

Балалар бакчасын тәмамлаучылар һәм ата-аналар иң изге теләкләрен җиткерделәр

Бүген Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин гражданнарны кабул итте. Кабул итүгә язылучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

Кабул итү атна саен сишәмбе көнне 14.00 сәгатьтә алып барыла, алдан язылу өчен телефон: 2-42-75.

24 май көнне "Сарман ис.И.Г. Шакиров" фортепиано классы буенча.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International