✨️Бүген «Лилия» балалар бакчасында чыгарылыш иртәсе узды

2025 елның 27 мае, сишәмбе

🌸Матур итеп  бизәлгән зал да, тантаналы музыка да, кызларның берсеннән - берсе матур күлмәк-прическалары да, малайларның стильле киемнәре дә бәйрәм рухын тудырды. Балаларның шигырьләр сөйләүләре, җырлаулары, хушлашу вальсын башкарулары  һәркемнең күңеленә хуш килде. Алар үзләрен уңган, зирәк, акыллы, кызыксынучан  итеп, ягъни иң яхшылар  итеп  күрсәттеләр. 🏅

Ә икенче кечкенәләр төркеме балаларының котлавы сюрприз булды. Алар безнең чыгарылыш  төркем балаларына  кайчандыр  нинди кечкенә булуларын  искә төшерделәр  һәм  мәктәптә шаярмаска,  ә 4 һәм 5 билгеләренә генә укырга теләк теләделәр. Бәйрәмгә шаян 2ле  һәм җитди 5ле билгеләре  дә килделәр.  Балалар күңел ачтылар, бераз моңсуланып та алдылар.

✨️Бу беренче  чыгарылыш бәйрәме , һичшиксез, балаларның күңелендә шатлыклы тәэсирләре белән онытылмас эз калдырачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International