ЯҢАЛЫКЛАР


18
апрель, 2025 ел
җомга

4 нче  «Сандугач» балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар "Хәтер бакчасы" Бөтенроссия акциясендә катнаштылар. Алар зурлар белән берлектә билгеләнгән территориядә чыршы агачы үсентеләре утырттылар, су сиптеләр, әлеге истәлекле чарага үз өлешләрен керттеләр.

6 нчы номерлы "Теремок" МББМУДА "Эковесна" конкурсы дәвам итә, аның барышында "без аерым җыем өчен"акциясе оештырылды. Әлеге акциядә 50гә якын гаилә катнашты. Ата-аналар һәм балалар бакчасы хезмәткәрләре эшкәртелгән батареялар, пластик капкачлар һәм макулатура алып килгәннәр.

  Бүген Кәүҗияк төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 класс укучысы Заһирова Гүзәлия Олы Нөркәй урта гомуми белем биру  мәктәбе базасында Ватанны саклаучылар елына багышланган «Мәктәп һәм югары уку йортының заманча мәгариф киңлегендә табигый-географик белемнәр» IV Республика фәнни-гамәли конференциясендә чыгыш ясады.

Бүген, 18 нче апрель көнне, "Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе" - "Каташ-Каран төп гомуми белем бирү мәктәбе" МББУ филиалында санитар-экологик айлык һәм "ЭКОяз-2025" республика конкурсы кысаларында чираттагы язгы өмә узды.

Мәктәпкә эзерлек төркемендә тәрбияләнүче Фархутдинова Диляра  "Канатлы дусларга ярдәм ит" экологик акциясенә кушылды.
#Экояз2025
#Экокоманда
#Петровказаводбалаларбакчасы

Сарман урта мәктәбе - "Каташ-Каран төп гомуми белем бирү мәктәбе" филиалы укучылары һәм ата-аналары свода катнашучыларга ярдәм йөзеннән һәм Ватанны саклаучылар елы кысаларында "Сезне өйдә көтәләр" акциясендә катнаштылар.

Балалар әти-әниләре белән бергә "яхшылык" капчыклары тектеләр, анда беренчел кирәк-яраклар һәм җылы теләкләр язылган өзекләр салдылар.Бу инициатива безнең барыбызны да илебезне яклаучыларга рәхмәт белдерү омтылышында берләштерде.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү һәм "80 патриотик эш" планын тормышка ашыру кысаларында МББУ "Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе" ндә тәрбия буенча директор киңәшчесе Г.Р. Гарайшина һәм китапханәче И. В. Хөсәенова китап күргәзмәсе оештырдылар. Гөлфинә Рәкыйп кызы укучыларны күргәзмә белән таныштырды, анда һәр штрих – Бөек Ватан сугышының җанланган тарихы һәм халыкның үлемсез батырлыгы турында искә төшерә.

"Хәтер бакчасы" акциясе экологик акция генә түгел, патриотик акция дә ул. Яшел һәйкәлләр буыннарны берләштерә һәм ата-бабаларыбыз батырлыгы истәлеген саклый.

МБМББУ "Шәрләрәмә балалар бакчасы" Республика күләм #ЭКОЯЗ бәйгесендә катнаша.

Балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар әти-әниләре,әбиләре белән агач утырттылар.

Бүген Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары көче белән юл буен чүп-чардан чистарту буенча өмә узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International