Бүген МБГББУ “А.Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе»ндә рәссам, иллюстратор, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе рәссамнар берлеге әгъзасы Алсу Йосыпова ( Тимергалина) Адлер кызы мастер-класс үткәрде. Укучылар Алсу Адлеровна җитәкчелегендә балчыктан төрле фигуралар ясадылар. Барлык материаллар һәм кораллар Рөстәм Тимергалин Адлер улы акчасына сатып алынган. Укучылар аңа юмартлыгы һәм киң күңеллелеге өчен рәхмәт белдерделәр. Катнашучылар үзләрен иҗат аша гына күрсәтеп калмыйча, киләчәкләре турында да уйланырга мөмкинлек алдылар. Мастер-класс сәнгать өлкәсендә мөмкин булган һөнәри юллар һәм перспективалар турында уйлануга этәргеч булды. Тәҗрибә белән илһамланып, кайбер катнашучылар бу мавыктыргыч һөнәрне өйрәнүне һәм үстерүне дәвам итәргә, бәлки, аны үзләренең булачак һөнәрләренә әйләндерергә уйларлар.