10 апрель көнне 5-9 сыйныф укучылары арасында финанс куркынычсызлыгы буенча белем арттыруга юнәлдерелгән мөһим чаралар узды. Финанс куркынычсызлыгы буенча олимпиадага әзерлек кысаларында ике махсус дәрес үткәрелде: берсе финанс куркынычсызлыгы нигезләренә, икенчесе заманча финанс схемаларының үзенчәлекләренә, шул исәптән дроплар турында.
Беренче дәрестә укучылар акча белән дөрес эш итүнең мөһимлеге, финанс мошенниклыкларын ничек танып белү һәм алардан үзләрен яклау турында белделәр. Укучылар дискуссияләрдә актив катнаштылар, гамәли бурычларны хәл иттеләр һәм реаль тормыш ситуацияләре турында фикер алыштылар. Бу дәрес балаларга үз финанслары өчен шәхси җаваплылыкның әһәмиятен аңларга ярдәм итте һәм аларны уйланылган карарлар кабул итәргә өйрәтте.
Икенче дәрес финанс мошенниклыгының популяр методларының берсе булган "дроплар" төшенчәсенә багышланды. Укытучылар чит банкларны куллану белән бәйле нинди куркынычлар булуы турында җентекләп сөйләделәр.
Россия һәм дөнья мәктәпләрендә КИНОУРОКЛАР проекты-ул кино сәнгате һәм фильм геройлары мисалында яхшы эшләр аша этик сыйфатларга ия мәктәп тәмамлаучылар буынын тәрбияләүче проект.
Санитар-экологик икеайлык планы буенча, Ләке авыл җирлегенең бюджет оешмалары хезмәткәрләре, юл буе полосаларын һәм оешма территорияләрен чистарттык.
«Шиналарга икенче тормыш» экологик акциясе, ул әйләнә-тирә мохитне иске покрышкалар чүплеге барлыкка килүдән сакларга һәм балалар уен мәйданчыклары өчен йомшак өслеккә эшкәртү һәм кабат куллану өчен резина җыярга тиеш.
Әлеге акциягә Җәлилнең 1нче мәктәбендә укучыларның барысы да әти-әниләре белән кушылды
Безнең заманда балаларның уенчыклары күп, аларның коллекцияләре даими тулылана, һәм алар инде уйнамаган уенчыклар белән нишләргә дигән сорау туа? Кайчакта шундый хәлләр була ки, инде туйган уенчыклар кирәксезгә әйләнә. Әлбәттә, кайчандыр яраткан Аю балаларын һәм куяннарын ташларга кул күтәрелми һәм шуңа күрә алар бүлмәдә җыелалар. Аларга карап, аңлыйсың, синдә бу уенчыклар үзләренең «тормышын»бетергәннәр инде. Ә аларга икенче тормыш бирәсе килә. Яхшы вариант-балалар бакчасына алып килеп, үз төркем балаларына бүләк итү. Шулай итеп, без уенчыкларга икенче тормыш бүләк итәчәкбез, чөнки алар дусларга соенеч һәм файда китерәчәк!
Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбендә гомуми ата-аналар җыелышы булып узды. Анда ППМС-үзәк психологы Миргасимова Л .Р. "Сөйләм бозылуның мөмкин булган нәтиҗәләре" темасына чыгыш ясады, укучыларның эмоциональ халәте проблемаларына игътибар итте һәм гаиләдә уңайлы атмосфера булдыру буенча киңәшләр бирде. Җыелыш конструктив рәвештә үтте. Күп кенә ата-аналар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр һәм белгечтән файдалы киңәшләр алдылар.
10 апрель көнне мәктәбебездә язгы өмә үтте! Бу территорияне җыештыру гына түгел, ә уртак йортыбыз турында кайгырту бәйрәме булды. Мәктәп коллективы, укытучылар һәм укучылар бергәләп эшләделәр.
«Кояшлы Ык» рәсем сәнгатенең V региональ конкурсына йомгак ясалды. Конкурста Татарстанның төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан 146 кеше катнашты, шул исәптән «И.Г. Шакиров ис. Сарман сәнгать мәктәбе» укучылары да.
9 апрель көнне Александровка мәдәният йортында "Җырлы балачак илендэ"район конкурсының зона туры узды.
МБМББУ "Янурыс балалар бакчасы" на йөрүче Газизуллина Камилә ООО "Национальная Экологическая Компания" белән берлек үткәрелгән кулланышта булган батарейкалар акциясенә кушылды.