Бүген Кәүҗияк авыл җирлегендә Бөек Җиңү көненә багышланган митинг үткәрелде. Авыл җирлеге башлыгы Хөснетдинов Ф. А., авыл Советы депутаты Фатихов ш. м.. Сарман муниципаль районында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының социаль яклау бүлеге башлыгы Гыйльметдинова Лилия Мирзаһит кызы митингта катнашучыларны әлеге искиткеч бәйрәм белән котладылар. Иң яхшы теләкләр яңгырады.
«Кәүҗияк төп гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ хезмәткәрләре һәм укучылар кунаклар өчен бәйрәм концерты әзерләделәр.
Чара ахырында Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар һәйкәленә веноклар салынды.