19 нчы март көнне «Җәлил гимназиясе» ндә Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган Парламент дәресе– 2025 үткәрелде.
Ләшәү-Тамак мәктәбендә инглиз теле атналыгы узды
Бүген Сарман районы мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм узды.
Котлаулар белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, Башкарма комитетның мәдәният бүлеге начальнигы Гөлназ Латыйпова, «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Сарман җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Айназ Сафина, «Рус милли-мәдәни берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы бүлекчәсе рәисе Александр Еремин, мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының Сарман район комитеты рәисе Эльза Кәримова чыгыш ясадылар. Алар иң яхшы мәдәният хезмәткәрләрен бүләкләделәр, Сарман муниципаль районы Советының Мактау грамоталарын, Сарман муниципаль районы Башлыгының, ТР Мәдәният министрлыгының, Башкарма комитетның мәдәният бүлегенең Рәхмәт хатларын тапшырдылар.
Чара Татарстан Республикасының «Агыйдел»дәүләт җыр һәм бию ансамбле җырлары һәм биюләре белән үрелеп барды.
Һөнәри бәйрәм белән котлыйбыз! Бетмәс-төкәнмәс энергия, якты һәм шатлыклы вакыйгалар, бәхет, барлык башлангычларда уңышлар телибез!
Нәүрүз – татар халкының иң матур йола бәйрәмнәреннән берсе, ул 21 мартта көн белән төн тигезләшкән көнгә туры килә. Бу бәйрәм безнең төбәкләрдә, язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме булып санала. Ул – дуслык, киң күңеллелек, кунакчыллыкны үз эченә ала. Нәүрүз – фарсыча “яңа көн” дигәнне аңлата, икенче төрле язгы Яңа ел, дип тә әйтәләр. Бу көнне кешеләр кунак чакыралар, бер-берсенә булган үпкә-ачуларын оныталар, җырлыйлар һәм бииләр, рәхәтләнеп күңел ачалар, уеннар уйныйлар. Бәйрәм хуҗасы – Нәүрүзбикә. Бүген «Сандугач» балалар бакчасында бу бәйрәмне бик күңелле билгеләп уздырдылар. Кыш бабай белән Нәүрүзбикә “көч сынаштылар”: кашыкка йомырка салып йөгерделәр, аркан тартыштылар, чулмәк ваттылар. Әмма яз кызының көче күбрәк иде - ул җиңде. Кыш бабай биреште, тик үпкәләмәде. Балалар халык уеннарын уйнадылар, яз турында җырлар, шигырьләр башкардылар. Фольклор бәйрәмнәрен уздыру балаларыбызда телебезгә карата мәхәббәт хисләре, әхлак тәрбиясе уятырга ярдәм итә, борынгы гореф-гадәтләрне онытмаска өйрәтә.
Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин төзелеш һәм капиталь ремонт объектларын карап чыкты, эшләрнең барышы белән танышты, подряд оешмалары вәкилләре белән очрашты.
«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы», «Россиянең Ел укытучысы» Бөтенроссия бәйгесенең йомгаклу тантанасы
Бакчабызда Нәүрүз бәйрәме үтте.
Кәүҗияк төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Кошлар көне» бәйрәме узды. Бу чарада укучылар кошлар турында бик күп кызыклы мәгълүмат белделәр, аларны ни өчен сакларга һәм ничек дөрес ашатырга кирәклеген аңладылар.
Бүген Сарман районына эш визиты белән Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова килде. Аны Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин озата йөрде. Визит вакытында министр Җәлил өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында булды, ремонт эшләренең барышы белән танышты.