21 апрель көнне Әлмәт шәһәренең Риза Фәхретдин исемендәге 1 нче гимназиясендә «Сәйяр»республика театр фестиваленең зона этабы узды.
Бүген "Җәлил гимназиясе"нең "Мәктәп бизнес-старты" проектында катнашучылар технология укытучысы Рузилә Айрат кызы җитәкчелегендә Ләшәү-Тамак төп гомуми белем бирү мәктәбендә узган "Милли һәм этномәдәни белем: традицияләр һәм заманча өстенлекләр" фәнни-гамәли конференциясендә уңышлы чыгыш ясадылар.
Иске Кәшер авыл җирлегендә тыл хезмәтчәннәренә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына бүләкләр һәм Татарстан Республикасы Рәисенең котлау открыткалары тапшырылды.
22 апрель-Халыкара Җир көне билгеләп үтелә. Бу көнне Җәлилнең 1нче мәктәбендә педагог-оештыручы А.Ш. Шәмсетдинова һәм 2нче сыйныф укучылары белән берлектә "Җир - безнең йортыбыз"дигән иҗади дәрес үткәрелде. Әлеге чараның төп бурычы укучыларның игътибарын әйләнә - тирә мохит проблемаларына җәлеп итү, аларда экологик яктан аңлаешлы шәхес культурасын һәм безнең планета-җиргә дөрес мөнәсәбәт формалаштыру иде.
Сарман гимназиясендә махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җыелды. Укучылар, ата-аналар, педагоглар читтә калмадылар һәм катнаштылар. Акциядә катнашкан һәркемгә ихлас рәхмәтебезне белдерәбез. Сезнең ярдәм – ул гомуми эшкә бәяләп бетергесез өлеш кертү һәм безнең сугышчыларга игътибарның мөһим билгесе.
Санитар-экоголик икеайлык кысаларында Мортыштамак авыллар җирлегендә өмәләр дәвам итә
Россиядә ел саен 21 апрельдә билгеләп үтелә торган җирле үзидарә көнен бәйрәм итү яктысында В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты 9-11 сыйныф укучылары өчен әһәмиятле һәм илһамландыргыч вакыйга – олимпиада уздыру мәйданчыгына әверелде.
"ЭКОяз-2025" санитар - экологик икеайлыгы кысаларында МББУ "Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе" укучылары мәктәп территориясен җыештыруга чыктылар.
"Сыерчык оясы"
Яз җитүгә, җылы яклардан безнең канатлы дусларыбыз – сыерчыклар туган җирләренә кайталар. Ә кешеләр аларны оялар ясап, каршы алалар. Ябыштыру эшчәнлегендә кечкенәләр төркеме балалары сыерчыклар турында белемнәрен ныгыттылар һәм төрле геометрик фигуралардан сыерчык оясы ябыштырдылар. Барлык балалар да үз эшләреннән канәгать, шат калдылар.