Мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре коллективлары Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына, Ватанны саклаучылар елына, г. м. Әхмәдиевнең тууына 100 ел тулуга һәм "Татнефть"нең 75 еллыгына багышланган смотр-конкурста, талантлар фестивалендә катнаштылар.
Җәлил гимназиясе командасы Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы коллегиясендә катнашты, анда үз проектларын тәкъдим иттеләр.
Бүген Сарман районына эш визиты белән ТР Дәүләт Советы депутаты – Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты әгъзасы, закон текстларының татар һәм рус телләрендәге тәңгәллеген билгеләү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе рәисе Гыйльманова Камил Камал улы килде. Аны Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сәхипова Индира Рәис кызы озата йөрде.
Камил Камал улы мәдәният һәм мәгариф учреждениеләрендә булды. Педагогларның эшенә югары бәя бирде һәм милли мирасны саклауга һәм популярлаштыруга зур өлеш кертүен билгеләп үтте.
3 апрельдә Җәлил бистәсенең мәдәният йортында предприятиеләр һәм учреждениеләр арасында «Талантлар фестивале» үзешчән сәнгать смотр – конкурсы узды. Әлеге бәйгедә безнең балалар бакчасынын «Шатлык» ансамбле «Солдатлар» җыры белән чыгыш ясады.
МБМББУ "Янурыс балалар бакчасы" балалары авылыбызның китапханәсенә сәяхәт ясадылар, чөнки 2 апрель халыкара балалар китабы көне.
«Талантлар фестивале " үзешчән сәнгать смотр – конкурсы
Татар телен өйрәтү буенча тәрбияче Рәхмәтова А.Ф. балаларны бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштырды. Балалар шигырьләр сөйләделәр, кошлар турындагы табышмакларны чиштеләр һәм биеделәр. Бәйрәм азагында балалар ботка белән сыйландылар, һәм, әлбәттә, бу ботка белән кошларны сыйладылар.
6 нчы «Теремок» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр ЭКОяз кысаларында «канатлыларга ярдәм ит» экологик акциясендә катнашалар. Балалар ата-аналары белән бергә сыерчык оялары һәм җимлекләр ясадылар.
«Лилия» балалар бакчасы «Экояз-2025» республика бәйгесендә катнаша.
3 апрель көнне Җәлил 2 нче урта мәктәбе укытучылары төрле предприятие һәм учреждениеләр арасында үзешчән сәнгать конкурсында катнаштылар.