Татар телен өйрәтү буенча тәрбияче Рәхмәтова А.Ф. балаларны бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштырды. Балалар шигырьләр сөйләделәр, кошлар турындагы табышмакларны чиштеләр һәм биеделәр. Бәйрәм азагында балалар ботка белән сыйландылар, һәм, әлбәттә, бу ботка белән кошларны сыйладылар.