«Хәтер дивары» акциясе – Бөек Ватан сугышы елларында Ватаныбызны саклаган туганнарыбызга һәм якыннарыбызга рәхмәт белдерү.
Бүген «Алчәчәк» балалар бакчасында «Хәтер дивары» ясалды, анда Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре – тәрбияләнүчеләребезнең туганнары һәм якыннарының портретлары урнаштырылды.
19 февраль көнне Бөтенроссия хәрби-патриотик тәрбия һәм оборона-массакүләм эш айлыгы кысаларында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган строй һәм җыр смотрының мәктәп этабы узды. Смотрда 6 класс катнашты.
МБМББУ "Янурыс балалар бакчасы" "Җиңүгә кадәр 80 көн " акциясенә кушылды. Бакчабызга йөрүче балалар памятникка чәчәкләр салдылар.
#волонтерыпобеды
#добрыйтатарстан
#Победа80
#ПОБЕДА80РТ
«Кызыл калфак»4 нче Җәлил балалар бакчасында Ватанны саклаучылар көне
Ватанны саклаучылар елына багышланган чаралар планын тормышка ашыру кысаларында Ләке мәктәбендә СВО зонасында һәлак булган Егоров Виталий Георгиевичка багышланган "Хәтер сәгате" үткәрелде.
"Хәтер дивары" акциясе.
Сарман урта мәктәбе укучылары "Хәтер дивары" акциясендә актив катнашалар. Әлеге проект Ватан өчен гомерләрен биргәннәргә чын күңелдән хөрмәт уята, үткәннәр һәм бүгенге көн арасында күзгә күренми торган бәйләнеш булдыра.
Гражданлык-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында мәктәптә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган "Аҗаган" хәрби-спорт уены уза. Балалар тартылу һәм отжимание буенча чираттагы ярышларда катнаштылар.
Ватанны саклаучылар көне алдыннан һәм "Орленок-спортсмен" трегы кысаларында 2 нче сыйныфларда «Яле, малайлар!» ярышы утте.
18-19 февраль көннәрендә Ватанны саклаучылар елы һәм хәрби-патриотик һәм оборона – массакүләм эш айлыгы кысаларында Җәлилнең 1нче мәктәбендә «Минем Ватаным – минем Россиям»патриотик җыр фестивале булып узды. Фестивальдә 1-11 сыйныф укучылары катнашты.
Безнең фестиваль кызыклы һәм күңелне нечкәртеп узды. Сәхнәдән бик күп җырлар яңгырады, Россия, Бөек Ватан сугышы, солдатлар турында. Фестивальдә катнашучыларның әзерлеге югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтәсе килә. Балалар әсәрләрне патриотизм һәм Ватаннары өчен горурлык хисе белән башкардылар. Барлык чыгышлар да тирән эчтәлекле, эмоциональ булды, фестивальдә катнашучылар һәм тамашачыларның берсен дә битараф калдырмады. Болар барысы да яшь буынның җырны белүен, хәтерләвен һәм яратуын раслый!
Фестивальгә йомгак ясап, мәктәп директоры Латфуллина г. Ф., жюри әгъзасы, вокал түгәрәге җитәкчесе
"Созвучие", Семина Я.К. конкурста катнашучыларның барысына да грамоталар тапшырдылар.
"Җиңүгә кадәр 80 көн" акциясе кысаларында МБББУ “А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе"ндә ”Хәтер дәресе" үткәрелде. Дәрестә укучылар тагын бер тапкыр Бөек Ватан сугышы тарихы турында тыңладылар, документаль фильм карадылар, тема буенча фикер алышуда катнаштылар. Аннары тарих укытучысы алар өчен музейда экскурсия үткәрде. Анда "Бөек Ватан сугышы" экспозициясендәге безнең мәктәпкә волонтер Салихов Илшат алып килгән яңа экспонатлар белән таныштылар. Балалар экспонатларның (каскалар, миналар, көрәкләр, флягаларның) кайдан, ничек табылулары тарихы турында тыңладылар. . Дәрестә "Юнармия" һәм "Беренчеләр хәрәкәте"активистлары катнашты.