2024 елның 14 нче декабрендә Сарман урта мәктәбендә татар әдәбиятыннан олимпиада узды. Анда 15 укучы катнашты.
24 декабрьдә район мәдәният йортында мобилизацияләнгән гражданнар балалары, махсус хәрби операция зонасында хәрби хезмәт узучы гражданнар балалары, мөмкинлекләре чикләнгән балалар, тәрбиягә бала алган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен Сарман муниципаль районы Башлыгы Чыршы бәйрәме узды. Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары Тимур һәм Екатерина да бу бәйрәмдә бик теләп катнаштылар, тамашаны карадылар, Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән очраштылар, татлы бүләкләр алдылар.
Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбендә мәктәпнең эчке контроль планы буенча 9 класста татар теленнән “Стилистика. Сөйләм стильләре” темасы буенча ачык дәрес үтте. Дәрес укучыларның белемнәрен, күнекмәләрен комплекслы кулланырга өйрәтү максатын күздә тотып үткәрелде. Чыгарылыш класс укучылары һәр төр стильнең үзенчәлеге, функциясе, кулланылу сферасы турында мәгълүмат алдылар. Алган белемнәрне практикада кулланырга өйрәнделәр.
2024 елның 23 декабрендә "Советлар Союзы Герое А.А. Казаков исемендәге Александровка төп гомуми белем бирү мәктәбендә" махсус хәрби операциядә катнашучы белән очрашу узды.
Сарман районнарының ДБУ "Юл хәрәкәте иминлеге" профилактика бүлеге җитәкчесе Ситдикова Алсу Разиновна «Морад Рәмзи исемендәге Әлмәт урта гомуми белем бирү мәктәбе» ндә башлангыч сыйныф укучыларына “Кышкы юллар куркынычсызлыгы” темасына профилактик әңгәмә үткәрде
23 нче декабрь көнне "Ел тәрбиячесе-2025" республикакүләм бәйгенең муниципаль этабына йомгак ясалды. " Ана телендә тәрбия һәм белем бирү төркеме тәрбиячесе"" номинациясендә Җәлил бистәсенең 3 нче санлы “Аленушка” балалар бакчасы тәрбиячесе Шарифуллина Рамилә Рәшит кызы җиңүче булды. Аны чын күңелдән котлыйбыз һәм яңа үрләр яулавын теләп калабыз!
Яңа ел бәйрәмнәре Җәлилнең 1нче мәктәбе укучылары өчен үткәрелде. Укучылар Яңа ел тамашасын рәхәтләнеп карадылар, конкурсларда актив катнаштылар, әйлән-бәйлән уйнадылар, җырладылар, биеделәр. Балалар шулай ук үзләренең иҗади номерларын тәкъдим иттеләр. Безнең яшь Бөркетләр үзләренең Бөркет чыршыларын бизәделәр, үзләренең фантазияләрен, зирәклекләрен,оригинальлекләрен кабыздылар
Учащиеся Джалильской школы № 1 выражают большую благодарность главе Сармановского муниципального района Хуснуллину Фариту Мунавировичу за сладкие подарки. Благодарим за Ваше внимание и доброту!!!
18 нче декабрь көнне мәктәбебездә чираттагы ата-аналар җыелышы үтте.
Безнең мәктәптә укучыларның барысына да Сарман муниципаль районы башлыгыннан бүләкләр тапшырылды.