Бүген бистәбезнең "Каенкай" балалар бакчасында Актаныш, Тукай, Чирмешән районнарының мәктәпкәчә тәрбия буенча методистлары өчен республика стажировкасы узды. Сарман районы балалар бакчалары үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Алёнушка балалар бакчасы мөдире Хаҗиева Р. М. "Балаларның сөйләм телен үстерүдә театр эшчәнлегенең роле" инновацион мәйданчык темасы буенча эш тәҗрибәсен тәкъдим итте һәм әлеге тематика буенча күргәзмә белән таныштырды. Тәкъдим ителгән тәҗрибә бик күп уңай бәяләмәләр алды. Бу чарада "Алёнушка" бакчасында тәрбияләнүче балалар дә актив катнаштылар - кунакларны инглизчә "Hello!" җыры белән сәламләделәр һәм проект буенча әкият күрсәттеләр.