ЯҢАЛЫКЛАР


20
декабрь, 2024 ел
җомга

Утырышларның кече залында "Сарман районы тарихы: үткәне, бүгенгесе, киләчәге"дигән түгәрәк өстәл узды. Чарада Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, язучы, шагыйрь, журналист, «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон, мәдәният хезмәткәрләре, туган якны өйрәнү белгечләре һәм башкалар катнашты.

Бүген Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин язучы, шагыйрь, журналист, «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон белән очрашты. Очрашуда район үсеше, алда торган чаралар, хезмәттәшлек турында фикер алыштылар.

Сарман урта мәктәбендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек буенча директор киңәшчеләре муниципаль методик берләшмәсенең "дәрестән тыш вакытта укучыларга хәрби-патриотик тәрбия бирү" темасына багышланган семинары узды.


19
декабрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе
Бүген, 19 декабрь көнне, Азалак төп гомуми белем бирү мәатәбендә гомуми ата-аналар җыелышы узды. Беренче көн тәртибе буенча Сарман аграр көллияте укытучылары Мавлавиева Н.Т. һәм Бакиева Г.А. чыгыш ясадылар. Алар ата-аналарны көллияттә гамәлгә ашырылучы программалар белән таныштырдылар. Икенче көн тәртибе буенча 7 һәм 8 сыйныфларның сыйныф җитәкчесе, инглиз теле укытучысы А.И. Шакирова "Гаиләдә физик һәм эмоциональ көч куллану проблемасы" дигән доклад белән чыгыш ясады. Ул ассызыклаганча, ата-ана тарафыннан үзләренә карата физик көч куллану чагылышын кичерүче балалар төрле эмоциональ халәт кичерәләр. Балага карата җәза кулланганда, ата-аналар уйлап эш итсәләр яхшы булыр иде диелде. Өченче көн тәртибе буенча директор Ф.М. Гайнутдинов чыгыш ясады. Беренче чирек нәтиҗәләренә анализ ясалды, РЦМКО материаллары буенча булачак имтиханнарның тәртибе белән таныштырды, кышкы каникулларга, мәктәп яңалыкларына, мәгарифкә, тәрбиягә аерым игътибар бирелде, киләчәккә планнар билгеләнде.

19 нчы декабрь көнне Җәлил шәһәр тибындагы мәдәният йортында 9 нчы һәм 10 нчы сыйныф укучыларының "Агрокөчләр" авыл хуҗалыгы холдингы һәм "Җәлилнефть" нефть-газ чыгару идарәсе вәкилләре белән һөнәри юнәлеш бирү очрашуы узды. 

"Химия" цифрлы лабораториясен кулланып, "Үсеш ноктасы" җиһазлары белән "Химик реакцияләр типлары" темасына 8 нче сыйныфта химия дәресе. 

Лаборатор тәҗрибә 1. Бакыр төп карбонатын таркату (ll) 

Лаборатор тәҗрибә 2. Тимер белән бакыр алыштыру реакциясе.

Татарстан Республикасы Рәисе Р. Н.Миңнеханов Ләшәү-Тамак авыл җирлеге башлыгы И.З. Хәбибуллинга, Мортыштамак авыл җирлеге башлыгы И. Н. Һадиуллинга җиңел автомобиль ачкычлары тапшырды.

17 декабрьдә Казанда талантлы яшьләрнең Республика фестивале узды. Бөтен Татарстаннан килгән балалар тематик станцияләрдә булдылар, биремнәрне үтәделәр, баллар алдылар һәм бүләкләргә алмаштырдылар, республиканың һәр укучысы фән, спорт һәм иҗат өлкәләрендәге үсеш векторлары белән таныша алды. Хәрәкәтнең төбәк советы командасы егетләре беренчеләрдән булып катнашучылар өчен беренче ярдәм күрсәтү буенча мастер-класслар үткәрделәр, Сити-фермерлык белән шөгыльләнделәр - микро яшелчәләр үстерергә өйрәнделәр, үзләрендә һәм тирә-юньдәгеләрдә талантлар үстерделәр ! Әлеге фестивальне оештыручылар арасында Сити-фермерлык мастер-классы үткәргән укучыбыз Ханнанова Азалия дә бар иде.

16 декабрьдә Татарстан Республикасы Рәисе Р. Н.Миңнеханов катнашында «Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген арттыру, юл-транспорт һәлакәтләрен кыскарту һәм алардан килгән зыяннарның авырлыгын киметү чараларын гамәлгә ашыру турында» гы мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды.

Татарстанда Гаилә елында меңнән артык чара узган. Ел тәмамлана, әмма гаиләләргә ярдәм итүгә һәм төбәктә гаилә кыйммәтләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән эш дәвам итәчәк. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International